Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен яратып өйрәнәбез

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен яратып өйрәнәбез latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрен яратып өйрәнәбез

Китап уку юкка чыгып бара,  әхлаксызлык, бозыклык белән дөнья тулган. Тәрбияле, кешелекле, әхлаклы булып үсү бик авыр. Әмма кирәк. Миңа кирәк. Минем кебек күпләргә кирәк.

Мин күренекле галимебез Ризаэтдин Фәхреддиннең күп санлы хезмәтләреннән сайлап алынган гыйбрәт ле фикерләр җыентыгын кулыма төшердем. Русчага тәрҗемәсе дә бар. Шәп! Аның мирасы бит бездә толерантлык, дуслык, зыялылык, кешелеклелек тәрбияләүдә алыштыргысыз хәзинә. Безнең мәктәптә бөек галимебезнең нәсихәтләре дәрестә дә, дәрестән тыш та кулланыла. Алай гына да түгел, без галимнең әдәби әсәрләрен дә өйрәнергә тырышабыз. . Хатын-кыз мәсьәләсен, бигрәк тә милләтара дуслык мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсенә күтәргән “Сәлимә, яки гыйффәт”(1899) һәм “Әсма, яки гамәл вә җәза”(1903) әсәрләрен безнең күңелләргә җиткерү юлын укытучыларыбыз тапты. Без галимебезнең бу проза әсәрләрен кызыклы итеп сәхнәләштерергә уйладык. Аларны сәхнә өчен әзерләү, рольләргә бүлеп өйрәнү, бу эшкә әти-әниләрне җәлеп итү безнең өчен гаҗәеп мавыктыргыч эш булды. Әсәрләрне сәхнәләштергәндә Ризаэддин Фәхреддиннең телен, авыр булса да, тулысынча сакларга тырыштык. Сәхнәләштерелгән әсәрләрне башта мәктәптә үзебезнең иптәшләргә күрсәттек, аннары татар әти-әниләре конференциясе кунаклары алдында чыгыш ясадык. Әнисе һәм әтисе тарафыннан “затлы, бөек табигатьле” итеп тәрбияләнгән Әсманың, никадәр пычраклыклар күреп тә, кер кунмаган, саф килеш кала алуы, Аллаһының рәхмәте илә бәхеткә ирешүе безгә дә, әти-әниләргә дә шулкадәр көчле, уйландырырлык үрнәк булды.

     ( “Әсма, яки гамәл вә җәза”, “Сәлимә, яки гыйффәт”(өзек) әсәрләренең сәхнәләштерелгән вариантларын һәм  шул чор мәдрәсә  тормышыннан  күрсәтелгән үзебез язган бер өзекне сезнең игътибарга да тәкъдим итәрбез).  
“Сәлимә яки гыйффәт” роман   ыннан  өзекләрне  әдәбият   дәресләрендә укыдык. Чыннан да,  әсәрнең үзәгендә торган иран кызы Сәлимә образы белән татар  шәкерте  арасындагы дуслык элемтәләре, бер-берсен ихтирам итү, үзара кешелеклелек мөнәсәбәтләре шаккатыра. Без дә шулай аралашып яши алыр идек бит дип уйлап куясың. 

Төрле әсәрләрен укыганда гына түгел, аның хезмәтләреннән алынган гыйбарәләрне куллану да безгә зур тәрбия бирә: “Ата вә анагызны, якын кардәш ләрегезне ничек сөйсәгез,милләт егезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызда бәхет дип белегез.” Татар теле дәресләрендә аның хезмәтләреннән гыйбарәләр кулланырга тырышабыз. (Алар, әлбәттә, безгә карточкаларда таратыла яки экранда күрсәтелә). Мәсәлән: “Тәрбияле бала бетмәс хәзинә булса, тәрбияле булмак бик җиңелдер.” “Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас.” “Тәрбияле баланың бит - кул сөртә торган яулыгы, баш тарагы үзенә башка аерым булыр, үз яулыгына гына сөртер һәм үз тарагы белән генә чәчен тарар.” Менә шундый гыйбарәләрдән кызыклы әңгәмәләр оешып китә. Без -- XXI гасыр ның телсез кала язган татар балалары. Безнең ата-бабаларыбызның әхлакый саулыгын гасырлар дәвамында саклап килгән шушындый хезмәтләр безнең өчен төп тәрбия дәреслекләре. Аларда бөтен әхлак кагыйдәләре, тәрбия ысуллары.

 Тәрбия  сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, бигрәк тә үзебезнең әти-әниләребез өчен уздырылган төрле чараларда Р.Фәхреддиннең хезмәтләреннән сез дә даими файдаланыгыз, хөрмәтле милләттәшләрем!