Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее
Majit Gafuri museum 1.jpg
Нигезләү датасы 1948
Урын Уфа, Гоголь урамы, 28
Сайт http://mazhit-gafuri.ru/part/museum
Логотип Викисклада [[:commons:Category:Commons-logo.svg Majit Gafuri museum Викиҗентыкта|Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее]] Викиҗыентыкта

Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее (баш. Мәжит Ғафуриҙың мемориаль йорт-музейы) — Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуриның Уфадагы музее, Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее филиалы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее Башкортстандагы әдәби музейларның беренчесе булып тора. Ул 1948 елның 5 мартында Мәҗит Гафури 19231934 елларда яшәгән йортта ачыла. Бу бина — XIX гасырның архитектура һәйкәле. Музейда алты зал бар. Кунак бүлмәсендә, йокы бүлмәсендә һәм эш кабинетында шагыйрь фатирындагы мохит тергезелгән

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп экспозиция Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйли. Йортта әдипнең кулъязмалары һәм документлары гына түгел, XX гасыр башы интерьеры детальләренең, мохитының саклануы да игътибарга лаек. Ул Октябрь революциясеннән соң Русиядә оештырылган тәүге әдәби музейларның берсе. Музей фондларында Мәҗит Гафуриның мемориаль әйберләре, кулъязмалары саклана.

Алты залның өчесендә Габделмәҗит Нургали улы гаиләсе белән яшәгән еллардагы интерьер сакланган. Калган өч залның экспозициясе шагыйрьнең ижатын һәм тормыш юлын бар нечкәлекләре белән җентекле чагылдыра.

Махсус штемпель[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елда Башкортстанда почта әйләнешенә Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музеена багышланган яңартылган махсус штемпель кертелде. Ул Русия Почтасының Башкортстан филиалы башлангычы буенча чыгарылды һәм йорт-музейның 70 еллыгына багышланды. Келәймәдә Советлар чорында башкорт һәм татар әдәбияты классигы соңгы 11 ел яшәгән (хәзер анда музей), «Мәҗит Гафури йорт-музее» дигән язу урнашкан йорт сурәте төшерелгән. Истәлекле тамгалау музейда үтте. Яңартылган махсус келәймәнең даими теркәлү адресы булып, М. Гафури урамындагы 450076 почта бүлекчәсе тора[1].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]