Мәҗүси керәшеннәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәҗүси керәшеннәр latin yazuında])
Мәҗүси керәшеннәр
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Татарстан, Кайбыч районы: Иске Тәрбит, Камыллы авыллары

Теле

татар теле

Дине

Мәҗүсилек

Бүтән халыкка керүе

Мәлки керәшеннәре

Керәшен татарлары авыллары зәңгәр төс белән бирелгән

Иске Тәрбит авылы мәҗүси керәшеннәре — Татарстан Республикасы керәшен татарларының мәлки керәшеннәре составындагы чукындырылмаган төркеме, Мәлки керәшеннәре эчендә аз санлы дини төркем. Мәлки керәшеннәре Татарстанның башка этнографик төркемнәреннән аерылып торган, үз тарихы һәм мәдәнияте буенча үзенчәлекле җирле җәмгыять булып торалар.[1]

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта «мәҗүси керәшеннәрнең» төгәл саны билгеле түгел. 1920 нче елларда ук Кайбыч районының Иске Тәрбиттә аларның саны авыл халкының гомуми саныннан 20гә якын хуҗалык тәшкил иткән. 1934 елдан башлап алар Күлле урамында гына яшәгәннәр. Күрше Камыллы авылында да мәҗүси керәшеннәр аз санда булсалар да бар.

ХІХ гасырда, алар арасыда «чуашлар» исеме көнкүрештә кулланылган була. Элек керәшен-мәҗүсиләр шактый йомык яшәгәннәр, никахлар, кагыйдә буларак, чукынмаган чуашлар белән генә барган. Хәзер мондый никахлар юкка чыккан һәм хатирәләрдә генә калган.[1]

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәлки керәшеннәре сөйләше татар теленең көнбатыш диалектына карый.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәлки керәшеннәре (документларда аларның бер өлешен XVIII йөздә чуаш дип язганнар) 16 йөзнең беренче яртысында гына христианлаштырыла. Аңарчы татар булып йөрүчеләренең авылларында мәчетләр дә булган. Чуаш төркеме мәҗүсиләрдән торган, бу төбәктә бик күп мәҗүсилек билгеләре сакланып калган.

Мәлки керәшеннәре тарихи яктан «яңа керәшеннәр» арасына керә (аларның ата-бабалары XVIII гасырда православие кабул иткән). Мәлки керәшеннәренең тагын бер характеры — күрше чуаш-анатрига якын булуы. Чуашларбелән аларны традицион матди һәм рухи мәдәният, катнаш никахлар, чуаш телен белү якынайта. Бу мәдәни-тарихи факторлар җирле мәҗүси керәшеннәр этнографик күренешенә йогынты ясаган.[1]

Хәзерге вакытка мәҗүси керәшеннәр традицион мәдәнияте әйләнә-тирә, күбесенчә православие, һәм гомуми унификация һәм глобальләшүнең тышкы факторлары йогынтысы аркасында югалган диярлек. Иске Тәрбит мәҗүсиләре православие бәйрәмнәрен башка җирле халык белән билгеләп үтә, әмма православие йолаларын үтәми.

Иске Тәрбит авылының татар зиратында гарәп язуы язылган борынгы мөселман кабере саклана, мәҗүси халык шунда җирләнә, мәрхүмне каберен көнчыгышка йөз белән салалар, бу төньяк чуашларның гореф-гадәтләрен хәтерләтә.[1]

Табигый стихияләр илаһиларына бәйле диннәр, йорт яклаучылары хөрмәтенә йолалар хәзерге вакытта татар-мишәрләрнең кайбер мифологик күзаллауларын хәтерләтә.

Хәзерге вакытта мәҗүси керәшеннәрдә бары тик җирләү-искә алу йолалары һәм алар белән бәйле йолалар гына яхшы сакланган. Әлеге кече конфессиональ-этнографик төркем вәкилләре, нигездә, православие даирәләре йогынтысында, әкренләп христиан динен кабул итүгә керешәләр. Шул ук вакытта, әле күптән түгел генә, XX гасыр урталарында, биредәге мәҗүсиләр арасында христианлык үтеп керүенә һәм аңа тиешле дини атрибутларга каршы торырга омтылган кешеләр була.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге / Төзүчесе Н. В. Максимов. — Казан: Мәгариф, 2002. — 223б.
  • Исхаков Д. М. Этнографические группы татар Волго-Уральского региона: принципы выделения, формирование, расселение и демография. Казань, 1993.