Мәңгелек буран

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәңгелек буран latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәңгелек буран
Фото
Жанр әдәбият әсәре[d]
Автор Илгиз Зәйниев
Либретто авторы Резеда Гобәева
Сюжет чыганагы Чыңгыз Айтматов "Гасырдан озын көн"
Хореограф Сәлимә Әминова
Оркестрга салу Эльмир Низамов
Сценография Геннадий Скоморохов
Пәрдәләр саны 2
Иҗат итү елы 2018
Беренче куелыш 4 ноябрь 2018
Беренче куелыш җире Казан, Камал театры
Спектакль сайты 1

Мәңгелек буранГ. Камал театрының бүгенге көндә иң популяр спектакльләренең берсе. Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн…» әсәренә нигезләнә[1][2]. Г. Камал театры тарафыннан бөек кыргыз прозасы классигының 90 еллык юбилеена багышлана. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында легенда да урын ала, ул үз тамырларыңны югалту хакындагы куркыныч кисәтү буларак яңгырый.

Спектакльнең премьерасы 2018 елның 4 ноябрендә урын ала. Шул ук елның 9 декабрендә спектакль X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә катнаша[3]. 2019 нче ел ахырында "Инде" интернет-журналы үткәргән ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә 7 "Ел спектакле" рәтендә[4].

Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына — катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Спектальдәге төп вакыйгалар XXнче гасырның 60-80нче елларында Сарыүзәк якларында бара. Шулай да спектакль күренешләрендә XXнче гасырның әүвәлгерәк вакыйгалары да, үтә борынгы заманнар риваятьләре дә урын ала. Кайбер каһарманнарның ике артист белән башкарылуы әсәрдә хәзерге һәм үткән заман вакыгаларының тыгыз бәйләнешеннән гыйбәрәт. Әсәрдәге төп вакыйга — төп геройның дусты Казангапның җеназасы.

«Мәңгелек буран» спектаклендә Идегәй ролендә Илдар Хәйруллин. Казан, 2018

Каһарманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Мәңгелек буран" спектакле каһарманнары һәм башкаручылары [1]
Каһарманнар Актерлар
Буранлы Идегәй Хәйруллин Илдар Зиннур улы / Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы
Яшь Буранлы Идегәй Борһанов Алмаз Атлас улы
Каранар Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Укубала Мотыйгуллина Рузия Һидиятулла кызы
Яшь Укубала Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы
Яшь Казангап Сабирҗанов Алмаз Реваль улы
Сабитҗан Закиров Илнур Ильяс улы
Айзадә Шәйхетдинова Миләүшә Наил кызы
Кияү Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Әбүталип Талипов Эмиль Мансур улы
Зарипә Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы / Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
Озын Иделбай Арсланов Айрат Рифкать улы
Тансыкбаев Вәҗиев Рамил Камил улы
Җомагали Гәрәев Алмаз Әлфир улы
Калибәк, Коспан Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы
Найман-Ана Гайнуллина Алсу Әскәр кызы
Әбделхан Хафизов Айдар Садри улы
Җоламан, Каранар яшь чагында, Солдат Сәлимов Эльвир Ринат улы
Раймалы-ага Мөхәмәтгалиев Илтөзәр Әзһәр улы
Бегимай, дөя кызлар Гюльвердиева Гүзәл Агагардаш кызы
Оспан Кашапов Ирек Рәфис улы
Каравыл башлыгы Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы
Ревизор Җәлалов Хәлим Бәдри улы
Дөя кызлар Миңнуллина Айгөл Альберт кызы
Дөя кызлар Мөдәрисова Алинә Рушат кызы

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спектакль музыкасын РФ һәм ТҖ композиторлар берлеге әгъзасе Эльмир Низамов язган[5]. Көйязар төрки халыкларына (шул исәптә татар халкына) хас милли уен коралларын кулланган: курай, думбыра, кубыз. Шулардан башка скрипка, фортепиано һәм труба уен кораллары да спекталь музыкасында мөһим урын алып тора. Халык моңнары нигезендә язылган стилизацияләр, аларның эшкәртүләре һәм электрон музыка алымнары барлык спектакль музыкасын тәшкил итә.

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]