Мәүлана Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәүлана Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви latin yazuında])
Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви
гарәп. محمد الياس كاندهلوي
Туган телдә исем Мәүлана Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви
Туган 1885(1885)
Британия Һиндстаны
Үлгән 1944(1944)
Ватандашлыгы  Британия Һиндстаны
Әлма-матер Дар уль-Улюм Деобанд[d]
Һөнәре Ислам галиме, тәблигъ җәмәгатенә нигез салучы
Эш бирүче Тәблигъ җәмәгате

Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви (гарәп. محمد الياس كاندهلوي‎) - тәблигъ җәмәгатенә нигез салучы Ислам галиме.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви 1885 елда Британия Һиндстанындагы кечкенә генә шәһәрдә диндар галим гаиләсендә туа. Аның әтисе Мәүлана Ильяс Исмәгыйль гомерен гыйбадәткә, кешеләргә Коръәнне өйрәтүгә һәм башка белемнәрне таратуга багышлый. Мөхәммәт Ильяс мәктәптә укый һәм Коръән-хафиз була. Соңрак (1896 яки 1897 елдан алып) ул белемнәрен абыйсы Мөхәммәт Яхъядан ала башлый. 1908 елда Деобанд шәһәренә килә һәм Мәхмүт Хәсән исемле галимнән Тирмизи һәм Бохари хәдис җыентыкларын өйрәнә.

Тәблигъ җәмәгатенә нигез салуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 еллар башында Мөхәммәт Ильяс Һиндстанның Меват өлкәсендәге мөселманнарны Ислам кагыйдәләре буенча яшәргә чакырыр өчен мәдрәсәләр тәмамлаган яшләрне ул өлкәгә җибәрә. Кыска ара эчендә бу хәрәкәт җәелеп китә.