Мәүлид (мәчет, Екатеринбург)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәүлид (мәчет, Екатеринбург) latin yazuında])
Мәчет
Мәүлид
Ил Россия
шәһәр Россия байрагы Россия Федерациясе / Свердловск өлкәсе, 620043 Екатеринбург, Ленин районы, Воронеж тыкр., 34
Дин Ислам
Мәхәллә Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә төзелгән мәчет
Нигезләнгән 1982
Төзелеш еллары 19821991 еллар
Төп даталар:
1982 (шәхси йорт сатып алу)
1991 (үзгәртеп кору эшләре тәмамлану)
2008 (мәхәллә алмаштыру)
Халәте гамәлдә

«Мәүлид» җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть «Маулид» г. Екатеринбурга) ― Свердловск өлкәсе административ үзәге Екатеринбург шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Мөселманнарның Урал башкаласында ачылган беренче гыйбадәт йорты. Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси йортны «Мәүлид» мәчете итеп үзгәртеп кору. 1982
Мәүлид мәчете. Керү юлы

Екатеринбургның «Мәүлид» җәмигъ мәчете ― Урал мөселманнары Диния нәзарәтенең (Урал мөфтияте) үзәк мәчете. Мәчет Екатеринбургның Ленин районы Воронеж тыкрыгындагы («Чегән бистәсе») элекке шәхси йорт урынында төзелгән, йортны 1982 елның 3 маенда Свердловскиның (1991 елдан Екатеринбург) өлкән яшьтәге мөселманнары ― кайчандыр Свердловск заводларында һәм фабрикаларында хезмәт куйган өлкәннәр ― Бөек Ватан сугышы ветераннары сатып алган. Россиянең булачак беренче президенты (1976-1985 елларда КПССның Свердловск өдкә комитеты беренче секретаре) Б. Н. Ельцин әлеге мәсьәләдә ураллыларга ярдәм күрсәткән.[1] Бу шәхси йортта беренче гыйбадәт йорты, шәһәрнең беренче мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оештырыла. «Мәүлид» җәмигъ мәчете ― мөселманнарның Урал башкаласында ачылган беренче гыйбадәт йорты.[2] Җирле мөселманнар Свердловск шәһәр Советы башкарма комитетыннан җиргә, манара һәм таш мәчет төзергә рөхсәт алган. Уртак тырышлык белән яңа таш мәчет проекты булдырылган. Аллаһы йортын төзегәндә җирле мөселманнар кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр: кемдер җыйган акчасын китергән, күпләр төзелешкә үзләре килгән һәм иртә таңнан кояш баеганчы эшләгән. Җирле предприятие җитәкчеләре, эш башлаучы бизнесменнар төзелеш материаллары, автотранспорт, автокран белән булышкан. 1992 елда мәчет бинасы Главсвердархитектура белән килешенеп, үзгәртеп корыла. Төзелеш 1995 елда Свердловск мөхтәсибәте (Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте итеп үзгәртелгән) җитәкчесе вазифасына билгеләнгән Сибәгатулла Сәйдуллин вакытында тәмамлана.

2008 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе югары мөфти шәйхелислам Тәлгат Сафа Таҗетдин Сибәгатулла хәзрәт Сәйдулинны Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. РДУМСО) башлыгы вазифасыннан төшерә. Отставка белән ризалашмыйча, С. Сәйдуллин аерым дини оешма ― Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) оештыра. Екатеринбургтагы иң борынгы мәчет булган[3] «Мәүлид» мәчетен яңа төзелгән дини оешма үзендә калдыра, РДУМСОга документларын тапшырмый.[4]

Мәчет тирәсендә алып барылучы яңа төзелешләр бинага төзәтеп булмый торган зыян китерә. Чөнки даими эшләүче авыр йөк техникасы, котлованнар казу һәм күп катлы йортлар өчен субай сугу мәчетне какшата, ярыклар хасил була, штукатурка коела. [5]

Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе эшли.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мы просим Вашей помощи! Духовное Управление мусульман Урала(рус.)
  2. Муфтий Сайдулин Сибагатулла Сунагатович. Духовное Управление мусульман Урала
  3. Старейшая мечеть Екатеринбурга – под угрозой сноса. islam-today.ru, 20.02.2020(рус.)
  4. Антон Гуськов. «У нас есть документы на каждый кирпич». В первой мечети Екатеринбурга опровергли информацию о возможном сносе. eanews.ru, 21.02.2020(рус.)
  5. Александр Артемьев. Закроют ли мечеть в Екатеринбурге. 2022 елның 24 декабрь көнендә архивланган. Реальное время, 20.02.2020(рус.)
  6. Ночь Предопределения в Соборной мечети «Маулид». Духовное Управление мусульман Урала, 27.04.2022

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]