Мәһди (Целинный районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәһди (Целинный районы) latin yazuında])
Мәһди
Карта
Ил Россия
Өлкә Курган өлкәсе
Район Целинный районы
Координатлар 54°34'тн, 63°24'кнч
Нигезләнгән 1853
Халык саны 359 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 457688
Урысча атама Большое Дубровное

Мәһди (Зур Дубровное) — Курган өлкәсендә, Целинный районына керүче татар авылы. Кече Дубровный авылы белән Дубровинский авыл советын тәшкил итә.

2011 елда 359 кеше Яши. 2010 ел халык санын алу буенча 77% – татарлар, руслар - 18%, казахлар - 5%.

Авылга 1853-54 елларда Бөгелмә өязеннән килгән кешеләр нигезли. Чиновниклар алпавытлар кысрыклаган, җирсезлектән интеккән татарларга казак далалары башланган буш торган урыннарга күченергә кушалар. Татарлар алдан килеп китәләр һәм бөлгән алпавыт Дубровин биләмәсен ошаталар.

Күченүчеләр арасында төрле эшкә осталар була: балта осталары, киез итекчеләр, читекчеләр һ.б. Күпләрнең Туймәт авылыннан килүләре билгеле. Мәһди-бабай – беренче киүчеләрнең иң өлкәне була. Авылга аның исеме кушыла, ә рәсми исем бөлгән байдан кала: Дубровное. Күпчелектә халкы мишәр кавеменнән. Иң якын авыллар: Өчкүл (эчкеннәр) һәм Убалы (башкортлар). Хәзерге район үзәге Целинноега (элекке Яңа Күчердек) – 20 чакрым.

1920 елларда халыкның бер өлеше Чиләбе өлкәсендә булган Караелга авылына күчеп утыра.

1926 елда Мәһди 177 хуҗалыклы авыл була. Дубровин авыл советына тагын өч авыл караган булган: Кече Дубровное (61 хуҗалык, урыслар һәм кыргыз-казахлар), Бычье (36 хуҗалык, урыслар, украиннар), Башкур (24 хуҗалык, меннонит-алманнар). Бүгенге көндә бу авыллардан Кече Дубровное калган, анда берничә гаилә яшәп ята.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]