Эчтәлеккә күчү

Мөбарәк Батталов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөбарәк Батталов latin yazuında])
Мөбарәк Батталов
Туган 15 май 1912(1912-05-15)
Урта Тигәнәле, Пәләнкә (Рамадан) вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 декабрь 2006(2006-12-08)[1] (94 яшь)
Казан, Татарстан[1]
Яшәгән урын Казан моторлар төзү берләшмәсе йорты[2]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Кардәшләр Габдулла Баттал һәм Салих Баттал
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Мөбарәк Батталов (Мөбарәк Вазыйх улы Батталов, 15 май 1912(1912-05-15), Урта Тигәнәле, Пәләнкә (Рамадан) вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе8 декабрь 2006(2006-12-08)[1] (94 яшь), Казан, Татарстан[1]) — гобойчы. ТАССРның атказанган артисты (1957). 1941-1942 һәм 1946-1971 елларда ТДОһБТ оркестры артисты һәм солисты. Казан консерваториясендә (1946-1948) һәм Казан музыка укуханәсендә (195?-196? еллар) гобой сыйныфы укытучысы.[3][4]

1912 елның 15 маенда Казан губернасы Спас өязе (Татарстанның хәзерге Алексеевск районы) Зур Тигәнәле авылында 6 балалы гаиләдә туган: апасы Ләйлибәдәр (1898–1981; 1918 елдан алып 1923 елга кадәр авыл мәктәбендә укыткан, шуннан соң кияүгә чыгып, Мәскәүгә киткән), абыйлары Галимҗан (1901―1941, фронтта һәлак булган; хатыны Әминә 1983 елда вафат[5]), Салих (1905―1995), үзе (1912―2006), энеләре Габдулла (Абдулла Баттал, 1916―1944), Фуат (1920―1993; Казан электротехника заводында озак еллар инженер булып эшләгән)[6].

Әтисе Вазыйх, әнисе Нурзидә. Гаиләләрендә гармун, курай тавышы яңгырап торган. Йортлары тау башында, инеш буенда урнашканлыктан, кичләрен яшьләр шунда җырлашып, күңел ачкан. Ә Мөбарәк һәрчак аларның уртасында була. Әтисе Вазыйх төрле уен коралларын үзе ясаган, шулай ук сәгать төзәтеп, чалгы, пычак кайрап, тешләре авыртучыларга беренче ярдәм күрсәтеп, авылдашларына һәрчак ярдәм итеп торган, скрипкада «Сакмар» көен уйнаган[7].

Казан музыка училищесы директоры Хәмит Төхфәтуллин киңәше белән, 1930 елда Мөбарәк Батталов Казанга килеп, татар сәнгате техникумына керү өчен имтихан тоткан. Тәҗрибәле укытучы ТАССР атказанган артисты А. А. Литвинов аңа гобойда[d] уйнарга өйрәнергә тәкъдим иткән. Мөбарәк техникумны тәмамлап тормый, шул чорга хас булганча, Мәскәүгә омтылган. 1937 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумын, 1937―1941 елларда Фәрит Яруллин белән бергә башта рабфакта, аннан консерваториядә укыган. Төрле оркестрларда эшләп тәҗрибә туплаган[7].

1940 елда Мәскәүдә уздырылачак Бөтенсоюз татар сәнгате декадасына әзерләнү уңаеннан Казанга, опера һәм балет театры оркестрына чакыртыла. Ләкин сугыш башлану сәбәпле, декада булмый кала[7].

Мөбарәк радистлыкка өйрәнеп, сугышка киткән, Украина, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнашып, Җиңүне Берлинда каршылаган. Сугышта яраланган. Күрсәткән батырлыклары өчен төрле дәрәҗәдәге орден, медальләр белән бүләкләнгән[7].

Сугыштан соң Казанга кайта һәм, бердәнбер гобойчы буларак, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры оркестрында, шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театрында да эшли башлаган[7].

1946―1971 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты һәм солисты (гобойчы). Татар музыка сәнгатенең күренекле эшлеклеләре белән чыгыш ясаган, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Александр Ключаревның гобой өчен эшкәртелгән әсәрләрен һәм татар халык көйләрен башкарган[7].

1946―1948 елларда Казан дәүләт консерваториясендә, 1950―1960 елларда Казан музыка училищесында гобой классы укытучысы[5].

2006 елның 8 декабрендә, 92 яшендә вафат булган[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Рәисә Билалова (1925―2003), җырчы һәм педагог, ТАССРның халык артисты (1964).[8]. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Наилә кыска гомерле була. Әминә Батталова КФУның музыка факультетында концертмейстер булып эшли[7].

  • Зур Тигәнәле авылында урнашкан Салих Баттал исемендәге туган як музеенда Батталлар гаиләсенә багышланган экспозиция урын алган.
  • 2024 елда, авылда уздырылган фикер алышудан соң, Зур Тигәнәле мәдәният йортына исемен бирү тәкъдим ителгән[9].