Мөбарәк Батталов (берләштерү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөбарәк Батталов (берләштерү) latin yazuında])

Мөбарәкҗан Вазыйх улы Батталов1912 елның 15 маенда Зур Тигәнәле авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Балачагы табигатьнең бик матур урынында узгангамы, аның күңеле һәрвакыт музыкага тартыла. Кошлар сайравы, елга агышы, тамчылар челтерәве илһам бирә. 1937 елда Мәскәү консерваториясе каршында музыка техникумын тәмамлый, 1937-1941 елларда Мәскәү консерваториясендә укый. Сугыш башлану белән, Мөбарәкне Арзамаска алып китәләр: пулеметчы булырга укыталар. Әмма командирларга музыкант икәнен әйткәч, аның җитез бармакларына башка эш – радист эшен табалар. Сугышны ул 3 нче армиянең 329 нчы укчы дивизиясе составында радист-телефончы сыйфатында үтә. Җиңү көнен Берлин шәһәрендә каршылый. Сугышчан батырлыклары өчен 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1946-1948 елларда Казан консерваториясендә гобой классында, 1950 -1960 елларда Казан музыка училищесында укучыларга белем бирә. 1941-1942 һәм 1946-1971 елларда – Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты, солисты. Татар музыка сәнгатенең танылган вәкилләре белән бергә чыгыш ясый, С.Сәйдашев, М Мозаффаров, А. Ключарев, Ф.Яруллин һәм башка комозиторларның гобой өчен эшкәртелгән әсәрләрен, татар халык көйләрен башкара. ТАССР ның атказанган артисты. Татар опера һәм балет театрының солисты Рәисә Билалова белән гаилә кора. Уртак фикерләр, иҗади планнар барлыкка килә, илебез буйлап гастрольләргә дә алар бергә йөри, опера музыкасы сәнгатен халкыбызга җиткерә. Җыр-музыка дөньясында кайнап, дөнья байлыгына артык бирелмичә, рухи башлангычны өстенрәк күрүче, үтә дә тыйнак, әмма туры сүзле Мөбарәк ага Рәисә апаны гомере буе яратып, хөрмәт итеп яши. Алар ике кыз – Наилә һәм Әминәне тәрбияләп үстерәләр. 2006 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.