Мөгаллим Мәхмүтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөгаллим Мәхмүтов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Туган елы:1925
Мәхмүтов Мөгаллим Ибраһим улы хатыны белән
Мәхмүтов Мөгаллим Ибраһим улы армияда
     Мәхмүтов Мөгаллим  Ибраһим улы 1925 нче елның 5 нче октябрендә Ютазы районы Яңа Каразирек авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, машинист булып эшли. 
       Уналты яшьлек үсмер сугыш башланган, дигән куркыныч хәбәрне Бәйрәкә авылында юл салганда ишетә. Яше җитмәү сәбәпле, ике ел күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара.      
     1943 нче елның 9 нчы гыйнваренда Мөгаллим Ибраһим улы Мәхмүтов сугышка китә. Башта Бурятия, Монголия якларына хәрби өйрәтүләргә җибәрелә. Төшкә кадәр бәрәңге басуларында эшлиләр, төштән соң - хәрби укулар. Тирә-яктагы ком буран булып күтәрелгәндә, адашып та үләргә мөмкин була. Ашарга да такы-токы: өйрә, тозлы балык. Унике чакрым ераклыктан бер дөя белән су алып киләләр. Сусаудан үлеп калучылар да була.
       Мөгаллим ага Мәхмүтов минометчы булып хезмәт итә. Ржевтан алып Берлинга чаклы кыю солдат хәрби коралын ташламый. Болан төсле җитез татар егетен якын итеп, “малайка” дип йөртәләр. Батыр сугышчы Гродно, Варшава, Осовес һәм башка бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Аларга Германиянең Франкфурт шәһәрен фашистлардан саклап калу аеруча авыр була. Совет гаскәрләре алга үтмәсен өчен, дошман Майн елгасы буендагы плотинаның суын җибәрә. Шәһәр су астында кала. Совет разведчиклары, тиз арада эшермәне эзләп табып, суны агыза. Фашистлар тар-мар ителә.
         Сугыш тәмамлангач та, Мөгаллим ага хәрби хезмәтен дәвам итә.  1949 нчы елның 26 нчы апрелендә генә туган якларына кайта. Аның күкрәген “Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”,  “1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка күп  медальләр бизи.
       Сугыштан соң  укытучы кыз Хәтирә белән гаилә коралар. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Мөгаллим ага озак еллар “Байкал” колхозында шофёр булып эшли. Бик тату гомер кичерәләр. Хәзер инде алар мәңгелеккә күчкән. Ләкин Мәхмүтовләр гаиләсе турындагы матур истәлекләр, Мөгаллим аганың безнең бәхетле тормышыбыз өчен эшләгән батырлыклары күңелләрдә саклана.