Мөгезкатлауның 1 типтагы бөртекле дистрофиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөгезкатлауның 1 типтагы бөртекле дистрофиясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

1 типтагы бөртекле дистрофия

1.             Нәселдәнлек төре ген 5q31 урнашу белән аутосом-доминатлы.

2.             Гомернең 1 декадасында билгеләнә, әмма чирнең башлангыч стадияләрдә күрү, кагыйдә буларак, начарланмый, ләкин кайбер пациентлар яктылык сибелешенә бәйле күз чагылуына зарланырга мөмкин. Рецидивлы эрозияләр — сирәк күренеш.

3.             Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).

•               Төгәл чик белән мөгезкатлауның үзәк өлешендәге строманың алгы катламнарында урнашкан «валчык» яки «бөртекне» хәтерләтүче ак төстәге кечкенә чыганаклар (рис. 9.50а).

•               Тулаем өзлегүләрнең күренеше радиаль, «тәлинкә» яки «чыршы» формалы була ала.

•               Башлангыч стадияләрдә утырмалар арасындагы мөгезкатлау стромасы үтә күренмәле.

•               Әкренләп депозитларның саны һәм үлчәме арту, аларның тирәнлеккә һәм перифериягә таралышы, әмма лимб җәлеп ителми. (рис. 9.50б).

•               Депозитлар кушылу һәм строманың арадаш өлкәләренең таралган томанлануы күрү үткенлеге кимүенә китерә (рис. 9.50в).

•               Мөгезкатлау сизгерлеге кимү.

4.             Гистология. Массонның өчхромы белән ачык кызылга буялучы аморфлы гиалинлы утырмалар (рис. 9.50г).

5.             Дәвалау. Үтәли яки тирән катлы кератопластика (гадәттә гомернең 5 нче декадасында). Өске дистрофия барышларының рецидивлары эксимерлазерлы кератэктомиянең кабат курсларын таләп итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел