Мөгезкатлау дистрофияләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөгезкатлау дистрофияләре latin yazuında])
Мөгезкатлау дистрофияләре
Саклык белгечлеге неврология
ICD-9-CM 371.5[1] һәм 371.50[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C34512[1] һәм C34513[1]
 Мөгезкатлау дистрофияләре Викиҗыентыкта

Мөгезкатлау дистрофияләре — ялкынсыну җавабы булмаган һәм аның томанлануына китерүче, гадәттә ике күзне дә зарарлаучы, көчәюче, генетик яктан алдан билгеләнгән мөгезкатлау чире.

Икенчел рецидивлы эпителиаль эрозияләр һәм күрү начарлану ешлыгына карап гомернең 1-4 декадасында беленә.

Биомикроскопия мәгълүматы һәм гистологик тикшеренүләр нигезендә мөгезкатлау дистрофияләрен түбәндәге рәвештә бүләрләр: (а) эпителиаль, (б) Боумен мембранасы, (в) стромаль, (г) эндотелиаль. Молекуляр генетиканың соңгы тикшеренүләре өчен күпчелек дистрофияләр өчен туры килгән геннар мутацияләрен билгеләп булды.

  1. Эпителиаль дистрофияләр:

Эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе

Мөгезкатлауның койкалы тамчысыман дистрофиясе

Мөгезкатлауның Лиш дистрофиясе

Мөгезкатлауның Месманн дистрофиясе

2. Боумен мембранасы дистрофияләре:

Мөгезкатлауның Боумен мембранасының 1 типтагы дистрофиясе

Мөгезкатлауның Боумен мембранасының 2 типтагы дистрофиясе

3. Стромаль дистрофияләр:

Мөгезкатлауның 1 типтагы рәшәткәле дистрофиясе

Мөгезкатлауның 2 типтагы рәшәткәле дистрофиясе

Мөгезкатлауның 3 һәм 3А типтагы рәшәткәле дистрофиясе

Мөгезкатлауның Шнайдер дистрофиясе

Мөгезкатлауның 1 типтагы бөртекле дистрофиясе

Мөгезкатлауның 2 типтагы бөртекле дистрофиясе

Мөгезкатлауның тимгелле дистрофиясе

Мөгезкатлауның койкалы тамчысыман дистрофиясе

Мөгезкатлауның үзәк болытсыман Франсуа дистрофиясе

4. Эндотелиаль дистрофияләр:

Мөгезкатлауның эндотелиаль Фукс дистрофиясе

Мөгезкатлауның арткы полиморфлы дистрофиясе

Мөгезкатлауның тумыштагы нәселле эндотелиаль дистрофиясе


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.