Мөдәмил Әхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөдәмил Әхмәтов latin yazuında])

Мөдәмил Гыйлемҗан улы Әхмәтов 1950 елның 1 нче гыйнваренда Татарстанның Мөслим районы Сөякәй авылында туа. 1980 - Казан дәүләт университетында журналист һөнәре алып чыга. 2008 – «ТАТМЕДИА» филиалы директоры. Казан дәүләт университетның журналистика факультетын тәмамлаган егет хезмәт юлын механизатор буларак башлап җибәрә, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, бер ел уытучы булып эшли, аннан соң «Авыл утлары»нда корреспондент, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, КПССның мөслим районы инструкторы, партия комиссиясе рәисе, РФ Пенсия фондының Мөслим бүлеге җитәкчесе. 2002 елны Мөслим телерадиокомпаниясенең генераль директоры. Соңыннан Мөслим Матбугат үзәген җитәкли. Мөдәмил Гыйлемҗанович – районның мәгълүмат чаралары үсешендә зур адым ясаган, яңалык алып килгән шәхес. Ул бу өлкәдәге казанышлары өчен Татарстан Дәүләт Совет рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2004 елның гыйнвареннан ТР журналистлар союзы члены. 2004 елда "Авыл утлары" газетасы "Бәллүр каләм"гә лаек булды. 2004 елдан М.Әхмәтов инициативасы белән Мөслим радиосы эфирга чыга, телевидение цифрлы форматта эшли башлый. 2006 елда М.Г.Әхмәтов "Татмедиа" агентлыгының мактау грамотасы бирелә.

“Поповның беренче радиосын хәтерлисездер. Күмер порошогы тутырылган пробирка. Аңа чыбык чорналган. Чыбыкның бер очы – антенна. Яшен яшьнәгәндә чыбыкта ток барлыкка килә, күмер порошогында магнит кыры хасыйл була. Магнит метал чүкечне тартып ала. Магнитланган күмер порошогы инде яшен дулкынын тота алмый, ә чүкеч пробиркага китереп суккач, ул кабаттан родиодулкыннарны тотарга сәләтле хәлгә кайта. Без дә шулай. Күсәк белән маңгайга ормыйча, яңа дулкынны кабул итә алмыйбыз.

Матбугат чарасын без, массаны тәрбияләү чарасы дип белә идек. Андый компетенцияне безгә кем биргәндер. Ләкин без аны бик рәхәтләнеп кабул иткәнбез, үзебезне әллә кемгә санап, бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, халыкка акыл өйрәтеп ята идек, менә сиңа мә – без бит фәкать мәгълүмат чыганагы “гына” икәнбез. Ә мәгълүмат – бу инде, дускаем, егерме беренче гасырның иң каты валютасы. “Авыл утлары” тере, мобиль, заманча мәгълүмат чыганагына әверелде һәм, шул ук вакытта, элеккеге җылылыгын да беркадәр саклап кала алды. Ул иң беренче итеп, телевидениедә революция ясады” ( Әхмәт Дусайлыдан )