Мөдәрис Мөсифуллин
Мөдәрис Мөсифуллин | |
---|---|
![]() | |
Тугач бирелгән исеме: | Мөдәрис Гайнелгыйлем улы Мөсифуллин |
Туу датасы: | 25 март 1957 (63 яшь) |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Әлкәш |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы, драматург |
Юнәлеш: | проза, драматургия |
Жанр: | повесть. пьеса |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Мөдәрис Мөсифуллин, Мөдәрис Гайнелгыйлем улы Мөсифуллин (1957 елның 25 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Әлкәш) — язучы, драматург, шагыйрь, балалар язучысы. РФ һәм БР язучылар берлекләре әгъзасы (1995). М. Акмулла, Н. Нәҗми исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Дүртөйле татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе (2017)[1].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1957 елның 25 мартында Башкортстан АССР Дүртөйле районы Түбән Әлкәш авылында туган. Әтисе — Гайнелгыйлем, әнисе — Фәүзия[2]. Исмаел урта мәктәбен (1974), Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты режиссура бүлеген (1982) тәмамлаган. Хәрби хезмәттә була.
1982—1984 елларда Дүртөйле районы мәдәният йорты каршындагы халык театры режиссеры.
1984—2005 елларда Дүртөйле шәһәр һәм район хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгы.
2006 елдан Дүртөйле районы мәдәният йорты директоры.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче очерк, нәсер, хикәяләрен хәрби хезмәттә чагында яза. 1987 елда үзенең беренче сәхнә әсәрен иҗат итә. Сәхнә өчен язылган әсәрләре- комедияләре («Рәхимҗанның сәер капкасы», «Кемгә акча кирәкми») Дүртөйле, Яңавыл, Белорет, Бүздәк, Нефтекамск, Мәскәү халык театрларында, «Гомергә тиң булган төн» әсәре Минзәлә, Туймазы дәүләт татар театрларында, «Тискәре ир, «начар» хатыннар» комедиясе 1998 елда Уфаның Гафури театрында сәхнәләштерелә[3]. Көйләр дә иҗат итә: «Әнкәй», «Көзге җыр», «Туган көнең белән», «Дускай», «Фәүзия каеннары» һ. б. җырлары билгеле җырчыларның (Радик Динәхмәтов, Айгөл Сагынбаева, Ратмир Вәлиев, Гөлназ Латыйпова) репертуарына кергән.
«Урман рыцаре—95», «Алтын Урал», М. Акмулла, Н. Нәҗми (2018) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Пьесалар. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1992
- Кош йөрәге. Уфа: Китап, 1993.
- Аучы Мәргән маҗаралары. К.: ТКН, 1999.
- Акча кемгә кирәкми?! Уфа: Китап, 2010. ISBN 978-5-295-05516-4.
- Курай илендә. Уфа: Китап, 2017. ISBN 978-5-295-06769-3 (башк.)
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Әсма, 1980 елда өйләнешкәннәр, уллары ?, Илдар, оныгы Таһир.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мөдәррис Мөсифуллинга багышланган махсус сан. «Мәйдан», 2016 ел, июль.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мусифуллин Мударис Гайнелгилемович. Дүртөйле үзәк китапханәсе
- Мусифуллин Мудари с. Культурный мир Башкортостана
- Мусифуллин Мударис Гайнелгилемович Литературная карта РБ
- Вконтакте сәхифәсе
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- М. Мөсифуллин. «Гомергә тиң булган төн». «Авылдашлар». «Тискәре ир, «начар» хатыннар». «Мәйдан», 2016 ел, июль
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
- ↑ «Фәүзия каеннары» җырын әнисе Фәүзиягә багышлаган
- ↑ М. Г. Мөсифуллин. nauka.ru(рус.)