Мөдәррис Исламгалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөдәррис Исламгалиев latin yazuında])
Мөдәррис Исламгалиев
Туган телдә исем Мөдәррис Габдулла улы Исламгалиев
тат. Mödärris Ğabdulla uğlı İslamğälief
Туган 25 октябрь 1945(1945-10-25) (78 яшь)
Олыяз, Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Туфан проспекты, Яр Чаллы[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре инженер-механик

Мөдәррис Исламгалиев (Мөдәррис Габдулла улы Исламгалиев, 25 октябрь 1945(1945-10-25) (78 яшь), Олыяз, Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — Социалистик хезмәт каһарманы (1977). 1972-? елларда Кама автомобил заводының кырдыручысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Олыяз авылында туа. Татар.

Дүшәнбе шәһәрендә (Таҗикстан) яшәгән, 1966 елда Дүшәнбе политехника техникумын тәмамлаган. Дүшәнбе, Магадан, Киров һәм Полтава өлкәләре сәнәгать предприятиеләрендә эшли.

1972 елдан бирле Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм эшли[2]. Кама зур йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсе ремонт-инструменталь заводының стандарт булмаган җиһазлары цехында токарь булып эшли. Завод төзелешендә катнаша, җиһазларны монтажлау буенча комплекслы бригаданы җитәкли. Беренче «КамАЗ» автомобильләре өчен детальләр әзерләү өстендә эшли. 190-200 % ка план биремнәрен үти, үз һөнәренә берничә төркем өйрәтә, продукцияне беренче күрсәтүдән үк тапшыру хокукын яулый. 1 нче «КамАЗ» машинасын җыю хокукы өчен социалистик ярыш җиңүчесе (1976).

1986 елдан — станок төзү заводында токарьлар бригадиры, 1987 елдан-фәнни-техник үзәктә эшли. 2001 елдан «Камазинструментспецмаш» АҖендә эшли.

Пенсиядә, Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Бүләкләр һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • СССР Югары Советы Президиумының 1977 елның 15 апрелендәге Указы нигезендә, зур йөк автомобильләре җитештерү буенча Кама комплексының беренче чиратын төзегәндә ирешелгән уңышлары өчен, Исламгалиев Мөдәрис Габдулла улына Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде
  • Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән
  • Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины (1999)
  • СССР автопромының "Һөнәре буенча иң яхшысы" дип танылды (1977)
  • Исламгалиев исеме ««Летопись трудовой славы СССР»на 1976-1980 елларда кертелгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «КамАЗ» җитештерү берләшмәсенең Почет китабына кертелгән (1987)
  • Аңа Д. Кәлимуллинның «Чаткылар» дигән китабы багышланган. Казан, 1979

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]