Мөдәррис Әгъләмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөдәррис Әгъләмов latin yazuında])
(Мөдәррис Әгъләм битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Мөдәррис Әгъләмов
Туган телдә исем Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов
Туган 13 октябрь 1946(1946-10-13)
Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылы
Үлгән 26 ноябрь 2006(2006-11-26) (60 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ, соңрак Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, прозачы, шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Мөдәррис Әгъләмов, тулы исеме Мөдәррис Зөфәр улы ӘгъләметдиновТатарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1965 елда Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Мөдәррис Әгъләмовның беренче шигырьләре 1959 елда Татарстан һәм Башкортстан пионер газеталарында һәм журналларында басылып чыга. Ә 1968 елда «Казан утлары»нда басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була. 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөсәкыйль китабы дөнья күрә. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик поэзия, халык иҗатыннан үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке бер моң хас. Кечкенә генә поэтик дитәл аша ул туган ил, халык язмышы, аның үткәне һәм киләчәге турында фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга омтыла, һәм күп очракта моңа ирешә дә.

Мөдәррис Әгъләмов сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара («Онытма, Европа!..», «Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ.б.)

Мөдәррис Әгъләмов 1973 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы.

М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшли. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә (1994) әлеге газета һәм журналларның үткәндәге барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм туплаган материаллары нигезендә балалар матбугатының тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф. Кәрим һәм Татарстан язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.

1992 елда «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» китаплары өчен 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

2006 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]