Эчтәлеккә күчү

Мөкаддәс Бибарсов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөкаддәс Бибарсов latin yazuında])
Мөкаддәс Бибарсов
Туган телендәге исеме Мөкаддәс Аббас улы Бибарсов
Туган 16 июнь 1960(1960-06-16) (66 яшь)
ССРБ, РСФСР, Городище районы (Пенза өлкәсе) , Урта Әләзән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мир Араб мәдрәсәсе һәм П. А. Столыпин ис. Идел буе идарә итү институты[d]
Һөнәре имам, мөфти
Эш бирүче Сарытау җәмигъ мәчете һәм Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (2002) Әл-Фәхр ордены (2012) «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале
Сайт Мукаддас Бибарсов

Мөкаддәс Бибарсов, Мөкаддәс Аббас улы Бибарсов (Мукаддас Аббасович Бибарсов; 1960 елның 16 июне, СССР, РСФСР, Пенза өлкәсе, Городище районы, Урта Әләзән) ― ислам дине әһеле, мөфти, Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә нигез салучы һәм 1992 елдан 2024 елга кадәр җитәкчесе. Россия мөфтиләр шурасы рәистәше (1996 елдан) [1]. Идел буе мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы (1994 елдан) [2].

Сарытау җәмигъ мәчете

1960 елның 16 июнендә[3] Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында Аббас хәзрәт Бибарсов (1937―2012[4]) гаиләсендә туган. Нәселе төмән морзасы Бибарска барып тоташа. 1971 елдан 1977 елга кадәр гаиләсе Уфада яшәгән, Уфаның 14нче мәктәбен тәмамлаган[5].

1978―1980 елларда СССР Кораллы Көчләрендә Тулада хәрби хезмәт үткән. Армиядән соң, 1981 елда Бохараның Мир Араб мәдрәсәсенә укырга кергән, аны 1987 елда «имам» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2011 елда П. А. Столыпин исемендәге Идел буе идарә институтын[d] (Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе филиалы) «политология» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Мир Араб мәдрәсәсен тәмамлагач, 1987 елда Сарытау мәчетенә имам-хатыйб итеп җибәрелгән. Аның тырышлыгы белән мәчет бинасы дин тотучыларга кайтарылган, 1989 елның ноябрендә мәчет урнашкан җир «Ислам» мөселман берләшмәсе карамагына тапшырылган. Сарытау мөселманнары, (айныткыч урнаштырып) мәсхәрә ителгән бинаны җимерергә һәм аның урынына яңасын төзергә карар кылалар. 1992 елда, мөселман җәмәгатьчелеге карары белән, Татар урамы (ул вакытта В. С. Зарубин урамы) 10/12 адресы буенча Ислам комплексы төзү өчен участокны азат итү максаты белән, мәчет бинасы сүтелгән. 1995 елның 4 декабрендә яңа мәчет нигезенә беренче символик таш салынган. Төзелеш архитекторлар Д. А. Голубинов һәм М. В. Цыбулин проекты буенча алып барылган, конструкторы В. П. Мальцев. Мәчетне төзү 1995 елдан 2005 елга кадәр 10 ел дәвам иткән (1996 елдан 2000 елга кадәр финанслау туктатылу сәбәпле эшләр туктатылган). Мәчет 2005 елның 21 сентябрендә тантаналы рәвештә ачылган[6].

1991 елдан ― Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарытау мөхтәсибәте җитәкчесе. 1992 елда Россия мөселманнары Диния нәзарәтләренең Югары координация үзәген оештыручыларның берсе була.

1992 елдан 2024 елга кадәр ― Сарытау өлкәсе мөфтие. Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте 1992 елда Мөкаддәс Бибарсов җитәкчелегендәге «Сарытау мөхтәсибәте» мөселман дини берләшмәсе нигезендә оештырылган. «Сарытау мөхтәсибәте» 1992 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Диния нәзарәтеннән аерылып чыккан[7][8].

1989 елдан ― Сарытау «Мусульманский вестник» газетасы мөхәррире, анда үзе дә даими рәвештә автор сыйфатында чыгыш ясый.

1992 елда РФ мөселманнарының Диния нәзарәте оештыручылары арасында була.

1992 елның апрелендә Сарытауда СССР ислам яңарыш партиясенең төбәк конференциясен үткәрүгә булышлык итә.

1994 елның 30 октябрендә РФ Идел буе төбәгенең 8 субъекты мөселман җәмәгатьчелеге делегатлары карары белән яңа оешкан Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы итеп сайланган[9]

1996 елның апрелендә Сарытауда «Россия мөселманнары» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салган.

«Россия мөселман хатын-кызлары форумы», «Россия мөселманнары җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык өчен», «Ислам — тынычлык дине», «Мөселман яшьләре җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышы һәм үсеше өчен» һ.б. фәнни-гамәли конференцияләрен үткәрү инициаторы һәм оештыручысы.

М. Бибарсовның фәнни һәм публицистик тикшеренүләре күпсанлы Россия һәм чит ил басмаларында басылып чыга, хәзерге ислам рухи мәдәниятен формалаштыруда мөһим роль уйный.

М. Бибарсов Россия мөфтиләр шурасы оешкан беренче көннән үк аның рәистәше булып тора.

« Илебездә исламны торгызуга һәм алга таба үстерүгә керткән күпкырлы өлешегез бәяләп бетергесез. Акыллы укытучы һәм вәгазьче, Сез кешеләрне Аллаһы Тәгалә юлыннан барырга рухландырасыз. Сезнең тырышлык белән Идел буеның күпсанлы мөселман җәмәгатьчелеге ныгый, зур инфраструктура эше алып барыла, мәдәниятара элемтәләр җайга салына. Туган көнегездә, хөрмәтле Мөкаддәс хәзрәт, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим[3]
Равил Гайнетдин, Баш Мөфти, Шәех
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. ↑ Мукаддас Бибарсов. Официальный сайт Совета муфтиев Духовного управления мусульман Российской Федерации
  2. ↑ Мукаддас Бибарсов. Духовное управление мусульман Поволжья(рус.)
  3. 1 2 Главный Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравление Муфтию Мукаддасу Бибарсову с днем рождения. muslim.ru, 16.06.2026
  4. ↑ Духовное управление выражает соболезнования. ДУМСО, 04.10.2012
  5. ↑ Бибарсов Мукаддас Аббасович. Духовное управление мусульман Поволжья
  6. ↑ В преддверии Дня народного единства 28 октября в Исламском комплексе Саратова состоялась экскурсия. Всероссийское общество охраны памятников истории и культуры (ВООПИиК) Вконтакте, 28.10.2023(рус.)
  7. ↑ Мукаддас Бибарсов покинул пост муфтия Саратовской области, его преемником стал магистрант Болгарской исламской академии Расим Кузяхметов. Бизнес-Онлайн, 23.04.2024
  8. ↑ Муфтием Саратовской области избран выпускник Аль Азхара» Расим Кузяхметов. muslim.ru, 23.04.2024
  9. ↑ Президиум ДУМСО поднял ряд важных вопросов мусульманской общины. muslim.ru, 9.11.2024
  10. ↑ Указ Президента Российской Федерации от 03.04.2002 г. № 322
  11. ↑ Филипп Кочетков. Мукаддас Бибарсов отмечает юбилей. ИА «Взгляд-инфо», 16.06.2020(рус.)