Мөләммәгъ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөләммәгъ latin yazuında])

Мөләммәгъ (гарәпчәкатнаш шигырь) — Шәрык шигъриятендә кулланылган жанр. Ике яки берничә телне катнаштырып язылган шигырьләргә карата әйтелә. Кагыйдә буларак, строфаның бер юлы — бер телдә, ә икенче юлы икенче телдә языла. Мөләммәгъләр белән еш кына робагыйлар иҗат ителә.

Шәрык шигъриятендә мөләммәгъләр күптәннән килә. Җәлаләтдин Руми, Харәзми, Сәйф Сараи, Өмми Камал, Шәмсетдин Зәки һәм күп башка әдипләр иҗатларында очрый. Габдулла Тукайда да мөләммәгъләргә мөрәҗәгать иткән шигырьләре бар (мәсәлән, «Китмибез!» шигыре).

Әдәби-эстетик чара буларак, мөләммәгъ халык авыз ижатында, аеруча шаян жырларда кулланыла:
Татарча «кая барасың?»
Урысча «куда пойдешь?»
Ярларыңны ятлар алса,
Пожалуй, с ума сойдешь.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.