Мөназәрә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөназәрә latin yazuında])

Мөназәрә (гар. бәхәс, ызгыш) — бәхәс шәкелендә язылган шигырь формасы. Әсәр буенча бәхәс бара, һәр тараф үзенең өстенлеген, дөреслеген күрсәтергә тели.

Тышкы формасы белән мөназәрә диалогка охшаш. Әсәргә сюжетлылык һәм киеренкелек хас.

Фарсы, таҗик, төрки әдәбиятларында Урта гасырларга кадәр еш кулланылган. Борынгы төрки әдәбиятта аның беренче мисалы Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгат-эт төрк» әсәрендә очрый. Сәйф Сараи, Өмми Камал, Котб һәм башкалар тарафыннан үстерелә, камилләшә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан, 2007.