Эчтәлеккә күчү

Мөнирә (мәчет, Кемерово)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнирә (мәчет, Кемерово) latin yazuında])
Мәчет
Мөнирә мәчете
рус.  Мечеть Мунира
Ил Россия
Шәһәр 650003,
Кемерово өлкәсе,
Кемерово, Ленин пр., 147
Координатлары 55°35′16″; 86°18′00″
Дин Ислам
Мәхәллә Россия мөселманнары Дини җыены
Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
«Мөнирә» ислам оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы бина янәшәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1999 ел
Төзелеш еллары 19992008 еллар
Төп даталар:
2008 ел – ачылу
Халәте гамәлдә

Мөнирә (рус. Мунира) – Кемерово шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыенына керүче Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы «Мөнирә» ислам оешмасы карамагында. Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте дә әлеге мәчет комплексында урнашкан.

1988 ел ахырында Кемерово мөселманнары тарафыннан мәчет өчен йорт сатып алына.

Җәмигъ мәчете Кемерово шәһәренең барлык милләт һәм конфессияләр халкы акчасына төзелгән. Кемерово өлкәсе губернаторы зур ярдәм иткән. 1999 елның 27 октябрендә Кемерово Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынган. Нигез ташын салу тантанасында 1997-2018 елларда Кемерово өлкәсе губернаторы булган Аман Тулеев катнашкан.

2008 елның 21 октябрендә рухи-мәдәни комплекс файдалануга тапшырыла[1].

»Мөнирә» мәчете Кемерово өлкәсе губернаторы Амангельды Тулеевның әнисе Мөнирә Фәиз кызы Власова (Насыйрова, 1921―2001) исемен йөртә [2].

Мәчет ачылганда җомга намазына 25-30 кеше җыелса, бер елдан соң 300 кеше, хәзер җомга намазларына 500 мөселман йөри [3].

Мәчет Кемерово шәһәренең Ленин районында, шәһәр читендә, ике проспект (Ленин һәм Ленинград проспектлары) киселешендә төзелгән[4].

Мәчетнең баш архитекторы – Александр Артемьевич Кривомазов. Өч катлы матур якты бина 30 м биеклектә. Мәчетнең гарәп стилендә төзелгән 2 манарасы бар, аларның биеклеге ― 48 м. Мәчетнең алтын йөгертелгән яшел гөмбәзе Сәмәрканд стилендә эшләнгән, калган өлеше — төрекчә. Мәчетнең 30 м биеклектәге, 20 м диаметрлы космик гөмбәзенең проектын баш архитектор Александр Кривомазов уйлап тапкан.

Мәчет биналарының гомуми мәйданы 11 мең кв. м. тәшкил итә, алар 400 кешегә исәпләнгән. Мәчет ике лифт белән җиһазландырылган. Коляскадагы инвалидлар өчен махсус пандуслар каралган. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән.

Хөтбә рус телендә укыла. Җомга вәгазе төп залда ике телдә – рус һәм гарәп телләрендә уза. Берәр милли җәмгыять үз телендә вәгазь яки лекция үткәрергә тели икән, аны конференц-залда уздыра ала. Мәчет каршында составына 12 кеше (һәр милләттән икешәр кеше) кергән Милләтләр Советы эшли[5].

Мәчет каршында китапханә, кибет, ислам нигезләре буенча курслар эшли.

Ай саен дүрт биттә А3 форматындагы төсле «Мунира» газетасы дөнья күрә.

Имам-хатиб ― Рәис улы Рубин хәзрәт Мөниров[6] [7].