Мөнир Якупов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнир Якупов latin yazuında])
Мөнир Якупов
Тулы исеме

Мөнир Әхәт улы Якупов

Туу көне

25 март 1949(1949-03-25) (75 яшь)

Туу урыны

Сембер өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Иске Атлаш авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия

Һөнәрләр

җырчы

Моң

бас-баритон

Жанрлар

опера

Мөнир Якупов – опера җырчысы, Татарстанның халык артисты (1997), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөнир Әхәт улы Якупов Иске Кулаткы районының Иске Атлаш авылында туып-үскән. Әти-әнисе гади хезмәт кешеләре. Биш бала арасыннан гомерен сәнгатькә багышлаганы бер Мөнир генә. Ул Новоульяновски шәһәре һөнәр-училищесында слесарь-сантехник һөнәрен үзләштерде, армия хезмәтен узды. Училищеда укыганда хор составында күп җирдә, ш.и. Татарстанда да чыгышлар ясый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшкә керә. Озакламый Казан дәүләт консерваториясенең Михаил Кольцов җитәкләгән вокал классына укырга керә. Шул сыйныфта Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бегичев, Рафаэль Сәхәбиев, Ренат Ибраһимов да укыйлар. Консерваториянең соңгы курсларында опера һәм балет театры җитәкчеләре Мөнирне опера спектакльләрендә катнашырга чакыра башлый. 1978 елда уку йортын уңышлы тәмамлагач, ул шул ук театрга эшкә дә кабул ителә.

Яшь җырчының театрда беренче рольләреннән А.Бородинның “Кенәз Игорь” операсында Игорь партиясе була. Классик рус операсында бу партия иң катлаулылардан санала, һәм аны яңа гына консерватория тәмамлаган яшь җырчыга тапшыру үзе үк аңа зур ышаныч күрсәтеп, киләчәктә аның чын оста булып үсәчәгенә өмет баглауларын күрсәтә. Җырчы Римский-Корсаковның “Патша кәләше”ндә – Грязной, П.Чайковскийның “Пиковая дама”сында граф Томский, Д.Пуччининың “Богема”сында – Шонар, “Тоска” операсында – Скарпиа, Ж.Бизеның “Кармен”ында – Эскамильо, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”ында – Борис, Д.Вердиның “Риголетто”сында – Риголетто, “Травиата” операсында Барон һәм башка образларны иҗат итә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу рольләрнең күбесен Мөнир Якуповка кадәр рус җырчылары гына башкарган. Опера сәхнәсеннән бушаган арада Мөнир 50-70 нче елларда опера сәнгате йолдызлары, ә аннан соң филармониягә эшкә күчкән Татарстанның халык артистлары Венера Шәрипова, Фәхри Насретдинов, Сара Садыйкова кебек җырчылар белән концертлар куеп, элеккеге Советлар Союзының бик күп төбәкләрендә була.

Мөнир Якупов татар опера сәнгатен үстерүгә дә лаеклы өлеш кертте. Ул театрда татарча куелган барлык сәхнә әсәрләрендә катнашып килә. Җырчы С.Сәйдәшевнең “Наёмщик” музыкаль драмасында – мулла, Бату Мөлековның “Кара йөзләр” операсында – Галимҗан, Җ.Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясендә – Кәрим бай, Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсында – Хан, “Муса Җәлил”дә Ишназаров партияләрен башкарды.

2006 елдан Казан консерваториясендә укыта.

Соңгы елларда Әнвәр Бакировның “Тукай” операсы һәм Бату Мөлековның “Сөембикә” операсы тамашачыларга Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә концерт шәкелендә (декорациясез) тәкъдим ителде. Композитор Ә.Бакиров Тукай партиясен лирик-драматик баритон тавышка язган һәм Мөнир Якупов бу рольне бик оста, үзенчәлекле итеп башкарды. Ә “Сөембикә” операсында М. Якупов Сөембикәнең ире Сафагәрәй партиясендә җырлый. Б.Мөлеков бу операсын иҗат иткәндә Сафагәрәй партитурасын Мөнирнең вокаль һәм артистлык мөмкинлекләрен истә тотып язган. Композитор Резеда Ахиярованың Габдулла Тукайга багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Мөнир Якупов Тукайның иҗатташ дусты Фатыйх Әмирхан партиясен башкара.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]