Мөнҗия Еркимбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнҗия Еркимбаева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Мөнҗия Еркимбаева, Еркимбаева Мөнҗия Закир кызы (1918, Татарстан АССР, Актаныш районы — 1976, Фрунзе шәһәре) — опера җырчысы (колоратуралык сопрано).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыргыз Республикасының атказанган артисты (1947). Кыргыз мәмләкәте музыка-драма театры (хәзерге Кыргызстанның А. Малдыбаев исемендәге опера һәм балет театры) оештырылганнан башлап солист булып эшли.

У. Гаджыбековның «Аршын мал аланында» Гөлчахра, В. Власов, А. Малдыбаев, В. Ференың «Айчүрәк» операсында — Сарыкыз, «Аҗал ордунда» Зөләйһаның әнисе рольләрен башкара.

1939 елда Мәскәүдә үткән Кыргыз мәдәнияте декадасында катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында артистлар белән Беларусь, Волхов җирләрендә 2 500 шефлык концертында чыгыш ясый.

М. Раухвергердинның «Көкүлендә» — Гөлай, В. Власов, А. Малдыбаев, В. Ференың «Күл буенда» — Настя, «Манаста» — Канай, А. Аманбаевның «Бойдоктор» музыкаль комедиясендә — Сусар партияләрен башкара.

1958 елда Мәскәүдә үткән Кыргыз әдәбияты һәм мәдәнияте декадасында катнаша.

Дөнья, кыргыз, рус композиторларының арияләрен, романсларын башкара.

Театр коллективы белән Кыргызстан төбәкләрендә гастрольләрдә йөри. «Эмгектеги артыкчылык» («Хезмәт өчен») медале белән бүләкләнә

Мөнҗия Мөхәммәтзакир Солтан кызы Еркимбаева Татарстанның Актаныш районы Илчебай авылында 1918 елда туган. Әтиләре егерменче еллар азагында репрессия корбаны булып, хәбәрсез югалгач, алты бала урамда кала. Язмыш аларны төрле якка чәчә, төрлечә сыный. Шуңа да карамастан, сынмыйлар. Мөнҗия дә нык рухын һәм күңел яктылыгын беркайчан җуймаган. Репрессия сәясәте аның тормыш капкасын ике тапкыр каерып ташлый. Беренчесендә тугыз яшендә – туган җирендә «халык дошманы баласы» исемен күтәреп, асрамага кала. Икенче тапкыр – Кыргызстанда беренче ирен кулга алгач, «халык дошманы хатыны» дип, бәгыренә төшәләр, урамга куып чыгаралар... Шундый сынаулар күреп тә, тормыш көтәргә көч таба. Үзе генә түгел, өч якты йолдызны да кабыза. Өч кызы – Офилия, Айсылу, Гөлмира – халык артисты, атказанган сәнгатьче дигән мәртәбәләргә ирешкән сәнгать белгечләре.

Кыргыз операсына нигез салучыларның берсе буларак тарихка кергән, сугыш елларында фронт юлларын татар, казакъ һәм башка телләрдәге җырлар башкарып узган Мөнҗия ханым гомере буе туган җирен юксынып, татарлыгына тугрылык саклап яшәгән шәхес. Туксанынчы елларда аның «Татар маршы»н язуы, Казакъстанда татар хорын оештырып җибәрүе мәгълүм.

Мөнҗия Мөхәммәтзакир кызы ике мәртәбә репрессия корбаны. Беренчесе — Татарстанда. Әтиләре кулга алыныр алдыннан «урлана». 9 яшьлек Мөнҗия аны төнлә озата бара һәм соңгы мәртәбә шунда күреп кала. Икенчесе, Кыргызстанда. Беренче хәрби ирен эзәрлеклиләр.

Казаннан Фрунзега барганда поездда паспортын урлыйлар. Кайбер чыганакларда фамилиясе Еркимбаева урынына Эркимбаева (Әркәмбаева) дип язылган. Бу фамилия — беренче иреннән алынган. Шул фамилия белән артист буларак таныла һәм аны башка алыштырмый. Беренче ире сугышта үлә.

34 яшендә фронтовик җырчыны икенче баласы белән декрет ялында вакытында эшеннән чыгарып куялар. Сәбәбе: «карт артист». Опера йолдызы эшенә Мәскәү аша кире кайта. Һәм күп сандагы рольләрен башкаруны дәвам итә.

60-нчы елларда ук кызларына совет таркалачагын әйтә. 1969 елны исә Төркиягә «юл ача». «Сезнең бабагыз Мөхәммәтзакир мулла — җәмигъ хуҗасы булган кеше. Сездә кыргыз һәм татар каны ага. Миндә татарныкы белән бергә башкорт каны да бар. Без — төркиләр. Кара диңгезнең икенче ярында — Төркия. Анда безнең кебек төркиләр яши. Мин анда барырга телим. Әмма бу хәл булмас инде. Ә сез барачаксыз. Сез шунда яшәячәксез», — дигән сүзләрне әйтә.

Мөнҗия ханым гомере буе туган җирен юксынып, татарлыгына тугрылык саклап яшәгән шәхес. Туксанынчы елларда Кыргызстанда татар хорын оештырып йөри. «Татар маршын» яза, әмма бу әсәр югалган, аны Мәскәүдәге танылган татар җырчысына бирәләр, ул исә, күрәсең, артык игътибар итмәгән. Кабат сорагач, бу хакта хәтерләмәвен әйтә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнисе 32 яшендә авырып үлә. Бу вакытта Мөнҗиягә 8 яшь була.

Әтиләре югалгач, тома ятим калган алты бертуган төрле тарафларга тарала. Авылда берүзе калган кызны күршеләре Казанга ияртеп китә. Шунда аны аяклары гарип Хәдичә исемле бер хатын асрамага алып үстерә.

Мөнҗия әтисен «халык дошманы» дип танудан баш тарта һәм документларга кул куймый. Сорау алучыга үзен атып үтерергә куша. Бу вакытта аңар 20 яшьләр тирәсе була.

Өч кызы — икесе (!) СССРның халык артисты, өчесе дә (!) Кыргызстанның атказанган артисты дигән мәртәбәле исемнәргә ирешкән данлыклы сәнгатькәрләр. Олысы — танылган режиссер Офелия — мәрхүмә, Айсылу — балерина, Гөлмира — пианист. Айсылу һәм Гөлмира ханымнар Төркиядә яши. Айсылу ханым сөйләвенә караганда, әниләре аларны татарча тәрбияләгән. Агачныкы төсле тамырлары тирәнгә китсен, бернинди җил-давылларга бирешмәсеннәр, нык торcыннар, дигән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • https://m.realnoevremya.ru/articles/122537-statya-ob-opernoy-pevice-tatarke-kotoraya-zhila-v-kyrgyzstane
  • http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/moniya-byanne-bashy?tpclid=facebook.PAAabxiKh6Ebcd_pIrNLtsW2b0vJjQsA0GkT5xE51yi29N5RidMM5ISfu3PUA