Мөнәвәрә Мәүлитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнәвәрә Мәүлитова latin yazuında])
Мөнәвәрә Мәүлитова
Туган 16 август 1923(1923-08-16)
Урзайбаш, Бәләбәй кантоны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 15 июнь 2022(2022-06-15) (98 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре хирург, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Мәүлитова Мөнәвәрә Габдерәкип кызы (16 август 1923 ел) — галим-табиб, балалар хирургы, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (1979), профессор (1980). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989), СССРның сәламәтлек саклау отличнигы (1963). С. Д. Терновский исемендәге премия лауреаты (2008).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөнәвәрә Габдерәкип кызы Мәүлитова 1923 елның 16 августында Башкорт АССРның Бәләбәй кантоны[1] Урзайбаш авылында туган.

1940 елда Бүздәк районы Арыслан җидееллык мәктәбе укытучысы, 1942-1944 елларда бу мәктәп директоры булып эшли.

1944-1945 елларда ВЛКСМның Бүздәк район комитеты секретаре.

1945-1950 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында белем ала.

1950-1953 елларда Ишембай шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдире һәм Уфа шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдире урынбасары.

1956 елдан Г. Г. Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник дәваханәсендә эшли башлый, 1959 елдан — бүлек мөдире.

1964-1966 елларда — Уфа шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге хирургы, шул ук вакытта, 1964-1967 елларда, 1 нче һәм 2-нче Уфа кала дәваханалары табибы, 1966 елдан — бүлек мөдире.

1966 елдан Башкорт дәүләт медицина институты (хәзерге Башкорт дәүләт медицина университеты) укытучысы.

1966-1989 елларда Башкорт АССРның баш балалар хирургы. Республикада балалар хирургиясе үстерүгә зур өлеш керткән[2].

1970-1989 елларда — балалар хирургиясе кафедрасы мөдире.

2001 елдан бирле Республика балалар клиник дәваханәсендә эшли.

Балалар хирургиясе үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Россия Медицина фәннәре академиясенең С. Д. Терновский исемендәге премиясе белән бүләкләнә (2008).

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге кискен һәм хроник деструктив пневмонияне диагностикалау һәм дәвалау ысулларын яхшырту, аппендикулятор перитонитны, гематогенны остеомиелитны кисәтү һәм дәвалауга бәйле.

Профессор Мәүлитова җитәкчелегендә балаларга хирургик ярдәм күрсәтү өчен нормативлар, калкан бизен хирургия юлы белән дәвалауны нигезләү, балаларда бронхоэктатик чирне иртә диагностикалау һәм аларны диспансеризацияләү буенча тәкъдимнәр эшләп чыгарыла.

Мөнәвәрә Габдерәкип кызы Мәүлитова — 170 тән артык фәнни хезмәт авторы.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профилактика инфекционных осложнений и комплексное лечение детей с сочетаний и комбинированной термической травмой, пострадавших на катастрофе. Уфа, 2004 (соавт.);
  • Организация, развитие и становление детской хирургии в Республике Башкортостан.. Уфа, 2011.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • СССРның сәламәтлек саклау отличнигы (1963),
  • Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989),
  • Россия Федерациясе Медицина фәннәре академиясе Президиумының С. Д. Терновский исемендәге премиясе лауреаты (2008).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. хәҙер Башҡортостан РеспубликаһыныңБүздәк районы[[Категория:Бүздәк районыда туганнар ]]
  2. ufa-gid.com/encyclopedia/mavlut_mg.html

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәүлитова Мөнәвәрә Габдрәкип кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 4 декабрь 2018)