Мөрәле (Арча районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөрәле (Арча районы) latin yazuında])
Мөрәле
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°10'37"тн, 50°9'52"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 288 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422027
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Мурали

Мөрәле авылы — Татарстан Республикасының Арча районындагы, район үзәгенән 23 км төньяк-көнчыгыштарак, Кесмәс суы буенда торак пункт.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. XVIII - XIX гасырның беренче яртысында Мөрәле халкы дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Бу чорда яшәүчеләрнең төп һөнәрләре - авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек.

XX гасыр башында авылда мәчет, тегермән, 3 кечкенә кибет эшли. 1914 елда башлангыч мәктәп ачыла.

Бу чорда авыл җәмгыятенең җир бүленеше 864,3 дисәтинә иде.

1920 елга кадәр Мөрәле Казан ханлыгының Мамадыш өязе Яңа-Чүриле авыл җирлегенең бер өлеше булып тора. 1920 елдан Мамадыш,1921-1922 елларда - ТАССРның Арча кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Арча, 1944 елның 19 февраленнән Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районнарында.

Хәзер Мөрәле - Сеҗе авыл җирлегенең бер өлеше.

Колхозлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда авылда "Мөрәле" дигән колхоз оештырыла, 1953 елда ул Ленин исемендәге берләшкән колхоз составына керә. 1959 елдан - "Коммунист", 1991-1995 елларда "Мөрәле" колхозы. 1996 елдан "Мөрәле", 2000 елдан "Кесмәс" коллектив оешмасы, 2004 елдан "Ак Барс" агрокомплексы. 1990-нчы елларга кадәр авылда сарык һәм дуңгыз фермалары эшли.

Мөрәле мәчете

Күпчелек Мөрәле халкы "Ак Барс" агрокомплексында эшли, кыр эшкәртә, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елдан бирле башлангыч мәктәп (2004 елда яңа бина төзелде), 1990 елдан балалар бакчасы, клуб, 2005 елдан мәчет һәм кибет эшли.

Мөрәле клубы
Галия чишмәсе

Табигый һәйкәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тирәсендә Казансу елгасының баш суларында "Аю Урманы" региональ әһәмияткә ия табигый һәйкәл бар (2001).

Үсемлекләр дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үсемлекләр дөньясы нарат һәм кара көпшәле урманнар, сирәк очрый торган кореаль үсемлекләр һәм хайваннар комплексы белән мәгълүм. Алар арасыннан пузырник судетский, орлячок сибирский, воронец красноплодный, короставник татарский, веретеница ломкая, гадюка обыкновенная, сорокопут чернолобый Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1782 елда - 96 ир-ат җаны; 1859 ел-450, 1897 ел – 622, 1908 ел - 688, 1920 ел – 680, 1926 ел – 504, 1938 ел - 736, 1949 ел - 505, 1958 ел - 541, 1970 ел - 433, 1979 ел - 381, 1989 ел - 315, 2000 ел - 305, 2002 ел - 277, 2010 ел - 288, 2015 ел - 285 кеше (татарлар).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.