Эчтәлеккә күчү

Мөрәле (Кайбыч районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөрәле (Кайбыч районы) latin yazuında])
Мөрәле
Рәсми исем Мөрәле
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Мөрәле авылы җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Мөрәле авылы җирлеге
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 496 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 90 метр
Почта индексы 422321
Карта
 Мөрәле Викиҗыентыкта

МөрәлеТатарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан казан татарлары авылы.

Мөрәле авылы барлыкка килү тарихы - риваятьләрдә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ветеран укытучы Хәйбуллина Рәшидә үзенең истәлекләрендә түбәндәгеләрне бәян итә: «Безнең Мөрәле авылы чама белән 1300 елларда хәзерге авылдан урманга таба бер чокырда, чокыр дигәч тә, чокыр түгел, үзәнлектә урнашкан булган. Авыл элек урнашкан шушы чокыр «Иске йорт чокыры» дип йөртелә. Бу урын бер дә тыныч булмаган, авылны еш кына талаганнар. Халык бу хәлгә түзә алмыйча, «Иске йорт чокыры»н ташлап китеп, хәзерге урынга күченеп килгән. Ул чокырда бер йорт, җимерек хәлдә калган булса да, хәзер дә сакланган. Шуңа күрә, бу урын «Иске йорт чокыры» дип йөртелә. Бу чокыр буйлап инеш агып чыккан. Аның кизләве дә булган. Авыл халкы шушы кизләү янында боламык пешергән һәм бергә җыелышып ашаган. «Боламык кизләве» дигән атама да менә шуннан барлыкка килгән».

Ветеран китапханәче Гыйбадуллина Асия сөйләве буенча, авылның шушы беренче урнашкан урыны бер дә тыныч булмаган һәм Миргали исемле өлкән кешенең киңәше белән, халык хәзерге урынга күченгән. Шушы кеше исеменнән авыл Мөрәле дип йөртелә башлаган. Ә алдан искә алынган хөрмәтле Хәйбуллина Рәшидә истәлекләрендә авыл исеменә карата түбәндәге версия китерелә: «Иске йорт чокыры» буена Мөһергали исемле кеше килеп төпләнгән. Урыслар аны Мурали дип йөрткәннәр. Тора-бара авыл да шул исем белән атала башлаган.

Мөрәле авылында дүрт нәсел яшәгән:

  • Илмәт нәселе
  • Үтәгән (Үтәмеш) нәселе
  • Сәйкә (Сәйфетдин) нәселе
  • Ширәмәт нәселе

Филология фәннәре докторы Ф. Гарипованың «Авыллар һәм калалар тарихыннан» исемле хезмәтендә авылның борынгы тарихы турында түбәндәге мәгълүматлар китерелә: «Е. И. Чернышев мәгълүматлары буенча, Мөрәле авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. 1565 – 1567 елларны эченә алган Зөя өязе Теркәү кенәгәсендә Мөрәле авылы да теркәлгән. Д. А. Корсаков җыентыгында Мөрәле авылында 82 йомышлы, 4 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә. Бәрле суы янына утырган Мөрәле авылы турында А. Артемьев түбәндәге мәгълүматларны бирә: «Авылдагы 114 хуҗалыкта 336 ир-ат һәм 323 хатын-кыз яшәгән, анда гыйбадәт кыла торган бер йорт булган». 1898 елгы хезмәттә Мөрәле авылында татарлар һәм урыслар яшәгәнлеге ассызыклана. К. П. Берстель җыентыгында әйтелгәнчә, Мөрәледә барлыгы 1254 татар кешесе яшәгән.

XVI гасырдан бирле авыл шактый катлаулы тарих юлы үткән. Казан ханлыгының Тау ягын Мәскәү дәүләтенә кушканнан соң, бирегә актив рәвештә урыс дворяннарын күчереп утырту сәясәте башланган.

Опричнина сәясәтенә бәйле рәвештә, Зөя өязенә Явыз Иван белән килешә алмаган феодаль аксөякләр төркеме дә килә. Авыл янында XVII гасыр ахырында Зөя кушылдыклары - Гөбенә һәм Бәрле елгалары буйлап ныгытылган тозаклар төзелә. Шулай итеп, урыс дворяннары үз биләмәләрен ныгыталар. Мөрәле авылы татар авылы булып кала. Христианлаштыру сәясәте дә авылны читләтеп үтә.

Мөрәле авылы Зөя воеводолыгына, ә тора-бара Зөя өязе территориясенә кергән. Авыл халкының социаль хәле катлаулы һәм авыр булган. Авылда йомышлы татарлар һәм ясак түләүче крестьяннар яшәгән.

Татар крестьяннары, дәүләт крестьяннары булсалар да, салымнар күп булу сәбәпле, хәлләре җиңелдән булмаган. XVII гасыр азагында, шул сәбәпле килеп чыккан халык күтәрелешләре кайтавазы Кайбыч яклары белән дә бәйле. Мәсәлән, болганчык еллар чорында В. Шуйский хөкүмәтенә каршы халык арасында бердәм позиция булмау сәбәпле, Россиядә халык фетнәләре күтәрелә. 1609 елда күрше Борындык авылы янында Казан воеводасы Ф.И.Шереметев җитәкчелегендәге патша гаскәренең фетнәчеләрне тар-мар итүе билгеле.

С. Разин җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесе дә Кайбыч якларын читләтеп үтмәгән. С. Разин Сембер шәһәрен кулында тотканнан соң, Казанга да килергә исәп тота. Моңа каршы Ю. Барятинский җитәкчелегендәге гаскәрләр Казаннан Сембергә юнәләләр. Алар юлда барганда күрше Колаңгы авылы янында 3 меңлек крестьян отряды белән бәрелешәләр. Крестьян отрядлары тар-мар ителә.

XVIII гасырның I яртысы – Пётр I реформалары белән бәйле чор. Россиянең халыкара хәлен яхшырту максатыннан, Бөек Петр күп планнар кора. Ә моңа бары тик Россия икътисадын үстереп кенә ирешергә мөмкин була. Көнбатышка сәүдә юллары ачу – ирешелгәннәрнең иң мөһиме. Сәүдә һәм сугыш кораблары төзү өчен адмиралтействолар ачыла, шул исәптән Казанда да.

Казан губернасы «корабльгә яраклы» урманнарга бай саналган. Казан тирәсендәге имәнлекләрне карап чыккач, Пётр I башка верфьләрне дә имән агачы белән тәэмин итәргә боерган. Казан губернасының барлык территориясеннән дә диярлек, имән агачларын кисеп, адмиралтействога ташыган лашманчы крестьяннарның авыр хезмәтенең илебез тарихында әһәмияте зур.

Мөрәле яныннан Урсак урманчылыгы башлана. Элек-электән бу урманнарда сыйфатлы имән агачлары үскән. Нәкъ менә шушы имәннәр корабльләр төзү өчен кулланылганнар да инде. Урсак имәннәре Адмиралтейство верфьләренә барып җиткәнче, зур юл узган. Су юлы белән җибәрү уңышлырак булганлыктан, лашманчылар агачларны Мөрәле аркылы Зөя елгасына ташыганнар, ә инде Зөядән сал ярдәмендә Иделгә агызганнар. Бүгенге көндә дә имән үсентеләрен үстереп тарату буенча специальләшкән Кайбыч урман хуҗалыгы, Россия күләмендә бердәнбер булып санала.

XVIII гасырда авылның социаль хәле әллә ни үзгәрешләр кичермәгән. Бу чорда йомышлылар һәм ясак түләүче крестьяннар дәүләт крестьяннары категориясенә кертеләләр. Халык санын алу буенча ревизия үткәрелгәннән соң, ясак җан башыннан алына торган салым белән алыштырыла.

XIX гасырда авыл крестьяннарының имана 5 – 13 дисәтинә булган, ә имана оклады 3,82 сумнан 13,36 сумга кадәр җиткән. Шуның өстенә, крестьяннар земство җыемнары түләгәннәр, юллар төзекләндерүдә, олаучылыкта, лашман хезмәтендә эшләгәннәр. Рекрут йөкләмәсе башкарганнар.

XX гасыр башында урыс-япон сугышы һәм беренче бөтендөнья сугышы авыл тарихында аерым эз калдыра. Сугыш китергән бәла-казалар авыл кешеләренең язмышында да чагыла. Ахыр чиктә, бу вакыйгалар самодержавиенең һәлакәтенә китерә. Октябрь инкыйлабы, большевикларның властька килүе ил тарихын, кешеләр язмышын астын-өскә китерә.

Октябрь инкыйлабыннан соң авыл Зөя кантоны Кошман волостена кергән. Большевиклар сәясәте аркасында килеп чыккан гражданнар сугышы авылның социаль хәленә нык тәэсир иткән. Эсерлар программасы нигезендә крестьяннарга бүленгән җир «бөтен кешене дә тигез һәм бертөрле яшәтәбез», дигән идеалның кире ягы гына була.

Гражданнар сугышы вакытында, “хәрби коммунизм” сәясәте кысаларында кертелгән продразверсткага каршы авылда 1920 елда «сәнәкчеләр фетнәсе» кабынып китә. Үзләрендә икмәк запасы булган авылының урта хәлле һәм баерак кешеләре көчләп икмәк тартып алу сәясәтенә каршы чыгалар.

“Хәрби коммунизм” сәясәтен ЯИС кә (яңа икътисади сәясәт) алыштыру да авылда үзенең уңай нәтиҗәләрен бирергә өлгерми, чөнки, беренчедән, 1921 – 1922 елларда авылда халыкка коточкыч ачлык татырга туры килә. Авыл аксакаллары сөйләве буенча, кыш салкын булу сәбәпле, 1921 елның язында уҗым культураларының яртысы тишелми. Атлар, сыерлар һәм сарыкларның баш исәбе бик нык кими. Авылда бик күп кеше Себер якларына чыгып китә. Алар арасында Финляндиягә һәм Маньчжуриягә китүчеләр дә була. Күрше-тирә авылларда кешеләрнең ачтан үлү очраклары да күренә. Икенчедән, ЯИС нең уңайлыкларын авыл кешеләре үз җилкәләрендә татырга өлгермичә дә калалар, чөнки тоталитар режим төрле юнәлештә үзенең канатын җәя башлый.

20 еллар ахырына авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре дәүләт тарафыннан түбән дәрәҗәдә куела.

Икмәк кризисыннан чыгу өчен, ВКП(б) ҮК ның Генераль сәркатибе И. В. Сталинның тоташ күмәкләштерү турында күрсәтмәсе гамәлгә керә һәм авыл тарихында массакүләм коллективлаштыру чоры башлана.

Озак еллар авыл советы сәркатибе булып эшләгән, хәзер инде мәрхүмә, Таһирова Гөлсем истәлекләрендә авылда колхозлашу тарихы түбәндәгечә бәян ителә: «Күмәк хуҗалыкларга берләшү 1929 елда башланды. Колхозга беренче керүчеләр арасында Әхмәдуллина Хәйрикамал, Хәйбуллин Сәлах, Сөнгатуллина Шәмсекамал, Галиева Вәсимә һәм башкалар бар иде. Барлыгы 29 йорт күмәк хуҗалыкка берләште. Ә 1932 елга бөтен хуҗалыклар да диярлек колхозга кереп бетте. Колхоз «Карл Маркс» исемен алды. Колхоз шушы исемне йөрткән чорда, аның җитәкчеләре булып Хәйбуллин Сәлах, Низамиев Бахау, Закиров Габдулла, Хәмидуллин Гафият, Гатиятов Сәлим, Садриев Әбрар һәм Минһаҗев Хәлил абыйлар эшләде».

Күмәк хуҗалык өчен терлекләр һәм атлар һәр йорттан алынган (әгәр дә булса). Атлар Вәлиев Мидхәт, аннары Шакиров Газыймҗан ишегалдында булган, Низам бай йорты башлангыч мәктәп иттертелгән. Колхозга кермәүчеләр арасында урта хәлле крестьяннар да булган. Алар арасыннан Вәлиев Сафа, Сираҗиев Габдрахман, Шакир, Әхмәтов Борһан, Мостафин Низам һәм Сәлах, Бадамшин Ногман «кулак» диеп игълан ителгәннәр. Бөтен мөлкәтләре тартып алынган Сафин Хафиз авылдан сөрелгән.

1927 елда оешкан Кайбыч районы республикада беренчеләрдән булып, «тоташ коллективлашкан» район дип игълан ителә. Авыл хуҗалыгын машина-трактор паркы белән тәэмин итү максатыннан, МТСлар оештыру – колхозлаштыруның прологы булып тора. Мөрәле авылы янында да оешкан МТС республикада алдынгылардан саналган. Авылдан күп кешеләр монда тракторчы булып эшләгәннәр. Алар арасында хатын-кызлар да булган: Кадыйрова Рабыйга, Саттарова Хәфәзә, Тимуршина Сара, Нәсретдинова Зилә, Вәлиева Нурдидә.

Ирләрдән трактор бригадиры булып эшләүчеләр: Нәҗиев Әхмәтсафа, Сабиров Кәбир, Гарифуллин Кәлимулла, Әдиятов Сәлимша, Мифтахов Нуретдин һәм Вафин Рәхимулла.

Бөек Ватан Сугышы еллары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылдан сугышка 270 кеше китә, шуларның 108 е кире әйләнеп кайтмый.

Сугыш кырларында сынатмыйча батырларча көрәшкән 24 Мөрәле авылы кешесе – орденнар, 132 е – медальләр белән бүләкләнгән.

Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, “Ленинградны саклаган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгәне өчен” медальләре белән бүләкләнгән Шәфигуллин Фатыйх Баһаветдин улы – авылның горурлыгы. Шәфигуллин Фатыйх Ленинградны, Латвияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Берлинга ул взвод командиры булып бара. Сугыш тәмамлангач Германиянең Магдебург шәһәрендә хәрби хезмәткә кала. Сугыштан соң озак еллар Мөрәле авылы мәктәбенең директоры булып эшләп, 1980 елда лаеклы ялга чыга.

Әхмәтҗанова Рокыя сугышта зенит артеллириясендә отделение командиры булып хезмәт итә. Иптәшләре белән бергә совет солдатларының Днепрны кичүен дошман самолетларыннан саклый, Киевны, Польшаның Познань шәһәрен азат итүдә катнаша.

1941 елның 13 октябрендә СССР Дәүләт Оборона Комитеты республика җирендә, бөтен Идел буе кебек үк, оборона чикләре төзү турында карар чыгара. Моның төп максаты – шул чикләрдән файдаланып дошманны сәнәгать үзәге – Казанга кертмәү, ерактагы тылга да уздырмау була. Бу оборона чиге Кайбыч, Апас районнары, Чуашстанның Ормар станциясе, Мари иленең Звенигово авылы аша үткән аша үткән. Тарихта ул “Казан каймасы” дигән исем алган. Мөрәленең бик күп хатын-кызлары шул оборона чикләре – окоплар казуда катнашканнар. Зәмһәрир суыкларда тәүлегенә 14 әр сәгать эшләгәннәр. Фашист танкларына каршы тору өчен республика буйлап 331 чакрым озынлыкта окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут һәм 56 зенит нокталары, 419 землянка булдырыла.

Сугыштан соң, авыл озак тернәкләнә. 1946 ел гадәттән тыш коры килә. Уңыш сугышка кадәргедән ике мәртәбә азрак алына, бу исә авыл җирендә массакүләм ачлыкка китерә. 1948 – 1949 елларда да корылык була.

1958 елдан Мөрәле МТСы бетерелә, колхозның үзенә машина-тракторлар бирелә. Шәхси хуҗалыкларда терлек асрау арттырыла.

Колхозларны эреләндерү сәясәте башлангач, Федоровское авылын да кертеп, 1961 елдан колхоз «Память Ленина» исемен йөртә башлый һәм 1989 елга кадәр шул исем белән яши.

1990 елда Кайбыч районы яңадан оешты. Мөрәле авылы «Память Ленина» колхозы составыннан аерылып чыгып, «Урожай» колхозы исеме белән йөртелә башлады. Колхозны Сибгатов Фәргать җитәкләде.

Мөрәле мәктәбе тарихы еракка, 19 гасырга барып тоташа. 1925 елга кадәр һәм аннан соңгы чорда авылда күл буенда урнашкан мәдрәсә эшләп килә. Башта ул земство башлангыч мәктәбе ролен үтәгән. Мәдрәсәгә әйләнгәч, анда Шәфигуллин Ярулла хәлфәлек иткән.

Ярулла Шәфигуллин нәселе укымышлы нәсел булган. Аның әтисе – Шәфигулла атаклы Кышкар мәдрәсәсендә белем алган.

1926 – 1934 елларда авылда җидееллык мәктәп эшли. Бу мәктәп Зөя кантонында иң зур мәктәпләрнең берсе була. Бу чорда мәктәптә курчак театры артистлары арасыннан Татарстанның беренче халык артисты Фуат Таһиров, язучы Гали Хуҗиев белем ала.

1933 елның гыйнварында җидееллык мәктәп янып китә. Шуннан соң, авыл мәчетенең манарасын кисеп, мәчетне мәктәп итәләр. Ул унъеллык мәктәпкә әйләнә. Ә 1939 елдан монда башлангыч сыйныфлар гына кала.

1950 елда яңа җидееллык мәктәп бинасы өлгертелә. 1958 елдан ул сигезьеллык мәктәпкә әйләнә.

1960 елдан 1980 елга кадәр мәктәпнең директоры булып Шәфигуллин Фатыйх Баһаветдин улы эшли.

1870 елда Мөрәледә агачтан ике катлы беренче мәчет төзелә. Бадамшин – беренче мулла була. Бу мәчет төзелгәнчегә кадәр җомга намазларын шәхси хуҗалыкларда укыйлар иде. 1936 елда мәчетнең биек манарасын кисеп аударалар. Бу эшкә авыл кешеләре алынмагач, Багай авылыннан ике урысны яллыйлар.

1933 елда, җидееллык мәктәп янганнан соң, бу мәчет бинасы 1950 елга кадәр мәктәп ролен үти. Әхмәтсафа мулла йортын авыл клубына әйләндерәләр.

1992 елның июнендә элекке мәчетнең үз урыны янында яңа мәчет төзелеше башланды.

1994 елның ноябрендә яңа Мөрәле мәчетендә беренче намаз укылды.

1989 1997 2010 2020
611 583 496 462

Милли состав (2010): татарлар (99%), руслар (1%).

Күренекле кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • "Музейларда - халык хәтере" (Крайны косплекслы өйрәнү номинациясенә). Башкарды: "Авыл тарихы" музее җитәкчесе, югары категорияле тарих укытучысы Хамидуллина Альбина Искәндәр кызы, 2016 ел.
  • Ф. Гарипова. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан, 1997.
  • Мөрәле авылы мәчете төзелүгә – 30 ел.