Мөселман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөселман latin yazuında])
Намаз кылучы мөселманнар

Мөселман, мөслим (гарәп. مسلم‎) — Ислам дине тәгълиматы буенча яшәүче кеше[1].

Мөселманнарның дини практикалар Исламның биш баганасында тасвирланган.

Дөнья буйлап үзен мөселман дип билгеләүчеләр саны 1,3 — 1,8 млрд кеше дип исәпләнә.

Билгеләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам динендә мөселман — Аллаһ тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәт пәйгамбәрнең аның илчесе һәм рәсүле булуына шәһадәт иткән һәм Исламның биш баганасында тасвирланган тәртиптә яшәргә торышкан кеше.


« Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез.[2] Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде».[3][4]
»

Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия


Мөселманнар турында Коръәндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар турында Хәдистә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселман җәмгыятьләренең хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ИХО әгъза һәм күзәтүче илләре харитасы.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләре җәмгыятьләрендә кеше хокуклары һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләдә радикаль карашлар өстенлек итә:

  • Гарәбстан ярымутравы илләре (Йәмәннән тыш) хәттә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1966 елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында билльның «Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт» һәм «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт» исемле халыкара конвенцияләрне имзаламаган.
  • Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе (en) таләпләре хәттә аны имзалаган мөселман илләр җәмгыятьләрендә игътибарсыз калдырыла.

Татарстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгының беренче ярдәмчесе һәм пресс-сәркәтибе Рөстәм Батровның 2014 елның 1 февраль көнендә «Бөтендөнья хиҗаб көне» (en) уңаеннан кешенең Аллаһ Тәгалә алдында тышкы дини атрибутлары мы, иманы мы әһәмиятлерәк мәсьәләсенә багышланган мәкаләсе[7] һәм Хәнәфи мәзһәбенең шик астына салына алмаслык догма булуы турында башка фикерләре аркасында үз вазыйфаларыннан читләштерелүе турында хәбәрләр чыкты.[8]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам нигезе булган Коръән-и Кәрим кешене исә җир йөзендә хәлифә (ягъни, Аллаһы Тәгалә урынбасары) булу өчен яратылган зат дип белдерә (Бәкара сүрәсе, 30-36 аятләре: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылачакмын". Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түшүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" — диде... » Коръән тәфсире (Ногмани) татар телендә. Казан, 1992.)
  2. «Чүлдән чыккан гарәпләр: «Без иман китердек» – диделәр. Аларга болай дип әйт: «Юк, сез иман китермәдегез, шуңа күрә: «Без буйсындык» – дип әйтегез; ә иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде...» – диген». Коръән, (49 2017 елның 1 май көнендә архивланган.:14)
  3. Әли Гыймран сүрәсе / Коръән, (3 2017 елның 12 март көнендә архивланган.:154): "... Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче."
  4. Әл-Гәнкәбут сүрәсе / Коръән, (29 2017 елның 13 март көнендә архивланган.:69): "Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда - һидәят, ахирәттә - җәннәт бирер."
  5. «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
  6. (рус.) В изречении пророка Мухаммада сказано: «Стремление к знаниям – обязанность каждого мусульманина и каждой мусульманки» - передано Ат-Табарани, Ибн Маджа и аль-Байхакый.
  7. (рус.) Рөстәм Батров. «Что лучше: путана в хиджабе или целомудренная женщина без платка?». БИЗНЕС Online газетасы. 2017 елның 12 апрель көне тикшерелгән.
  8. (рус.) Глеб Постнов. Муфтий Татарстана остается без ключевых заместителей. Независимая газета газетасы. 2017 елның 4 апрель көне тикшерелгән.