Мөселман-татар зираты (Варшава)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөселман-татар зираты (Варшава) latin yazuında])
Мөселман-татар зираты
Нигезләнү датасы 1867
Сурәт
Дәүләт  Польша
Административ-территориаль берәмлек Варшау һәм Воля[d]
Мирас статусы недвижимый памятник[d] һәм Gminna ewidencja zabytków[d]
Адрес Tatarska 8
Монда җирләнгәннәр төркеме Q107539447?
Польшаның мәдәни мирас реестрында саны 1254-A
Карта
 Мөселман-татар зираты Викиҗыентыкта

һәм

Мөселман татар зиратыВаршавада Воля районындагы Татар урамында урнашкан тарихи мазарлык.

2014 елның июлендә зират, Повонзкаларда тарихи дини зиратлар ансамблен тәшкил иткән башка некропольләр белән бергә, тарих һәйкәле дип таныла.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар зиратына 1867 елда, Варшава имамы Сәйфетдин Хөсәенов Синнаев инициативасы буенча, Млынар урамында мөселман Кавказ зираты ябылу сәбәпле, нигез салына.

Башта ул 0,5 га чамасы мәйданда була, хәзерге вакытта 1 гектарга якын мәйдан били.

Башта анда, нигездә, рус армиясенең Варшавада урнашкан мөселман солдатлары җирләнгән. Соңрак биредә башка мөселманнарны җирли башлыйлар. Ул Польша татарларының, нигездә, Бөек Литва кенәзлегендә яшәгәннәрне күмү урыны булып тора. XIX гасыр ахырында ук зират байлар (уң яктан) һәм ярлылар (сулдан) өчен төрле өлешкә бүленә.[2] Соңрак бу таркау Варшава имамы инициативасы буенча бетерелә.[3] Беренче бөтендөнья сугышы вакытында биредә немец әсирлегендә һәлак булган рус солдатлары, ислам динен тотучы солдатлар күмелә. Зират Икенче бөтендөнья сугышы вакытында немецлар тарафыннан җимерелә (1942 елда зират территориясенә немец танклары һәм башка броньланган машиналар совет налетыннан качып килә, 1944 елда варшав восстаниесе вакытында районда аяусыз сугышлар дәвам итә).

Иң иске каберлекләр хәзер административ бинадан сул якта урнашка.

1984 елда некрополь Һәйкәлләр реестрына кертелә.

Күмелгәннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зиратка Польшаның күп кенә атказанган мөселманнары җирләнгән. Шул исәптән, Александер Әхмәтович (1944) - юрист, Кырым һәм Үзәк Литва хөкүмәтендә юстиция министры, Польша сенаторы, Госман Ахматович (1988) - химик, Варшава университеты профессоры, Варшавада мәчет төзелеше комитеты рәисе, Константин Байрашевский (1955) - адвокат, Мөнир Буамран (2004) - Алжир чыгышы тавыш Һәм сурәт монтажеры, Ежи Идегәй (1983) - адвокат, җәмәгать эшлеклесе, детектив романнар авторы, Бәкер Эксанов (1974) - Варшава имамы, Зәриф Эксанов (1951) - Варшава имамы, Хөсәйн Мөхәммәд Хассан (2020) - медицина фәннәре докторы, Польшаның Судандагы мактаулы консулы, Александр Еляшевич (1978) - майор , 13 нче Виленск Олан полкындагы татар эскадронының соңгы командиры, Виртути Милитари ордены кавалеры, Зенон Кричинский (1953) - полковник, Сафар-Бек Мальсаг (1944) - генерал, Константин Мурза-Мурзич (1953) - юрист, судья, дәүләт архивларының Баш идарәсе хезмәткәре, Рөстәм Морза-Мурзич (1980) - Виленск полкындагы татар эскадроны офицеры, Виртути Милитари ордены кавалеры. имам Бәкер Родкевич (1987) бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Rozporządzenie Prezydenta Rzeczypospolitej Polskiej z dnia 3 lipca 2014 r. w sprawie uznania za pomnik historii „Warszawa – zespół zabytkowych cmentarzy wyznaniowych na Powązkach” (Dz.U. z 2014 r. poz. 956)
  2. F.R., Wyznawcy Allaha, "Tygodnik Ilustrowany" 1892, nr 108, s. 52-54
  3. K. Mórawski, Przewodnik historyczny po cmentarzach warszawskich, Warszawa 1989, s. 136-137

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Karol Mórawski: Warszawskie cmentarze. Przewodnik historyczny. Warszawa: PTTK "Kraj", 1991, s. 149-152. ISBN 83-7005-333-5.
  • F.R., Wyznawcy Allaha, „Tygodnik Ilustrowany“ 1892, nr 108, s. 52-54.