Мөслим мәдрәсәсе (Мөслим районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөслим мәдрәсәсе (Мөслим районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөслим мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1901 ел1928 ел
Адрес Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Уфимская губ МВД Бенке.jpg Уфа губернасы,
Coat of Arms of Menzelinsk (Tatarstan) (1782).png Минзәлә өязе,
Мөслим
Мәдрәсә бинасы. Хәзерге күренеш

Мөслим мәдрәсәсеУфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волосте (хәзерге Татарстанның Мөслим районы) Мөслим (Яңа Вәрәш) авылында 1901 елда ачылган дини уку йорты (мәдрәсә).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабка кадәр Мөслим авылында өч мәчет эшләгән. Авылда 1848 елда ук мәчет булган[1]. Беренче үзәк (җәмигъ) мәчет Мөслимнең хәзерге Кооператив урамы белән Мәҗит Гафури урамнары чатында, икенчесе Мәҗит Гафури урамы һәм Банк урамы кисешкән чатта (халыкта «Яшел мәчет» дип йөртелгән), өченчесе Кооператив урамы белән Пушкин урамнары почмагында («манарасыз мәчет») урнашкан булган. Беренче мәчетне ачарга 1859 елның 31 декабрендә Уфа губернаторының 8023нче санлы фәрманы белән рөхсәт ителгән. Ул вакытта авылда 412 ир кеше, 318 хатын-кыз яшәгән. Мәчеттә имам булып Әхмәтхатыйп Шәмгун улы, Миргаләү Мәкъсутов хезмәт итүе билгеле.

Миргаләү хәзрәт Казанда укыганда сәүдәгәр Галикәев белән таныша. Әлеге бай Мөслимдә мәдрәсә салдырырга була. 1898 елда төзелеш башлана, 1901 елның көзенә әзер була. Таштан салынган, 18 тәрәзәле, кызыл калай түбәле, диварлары-түшәмнәре акшарланган, бүлмә саен икешәр лампа эленгән зур йорт — Мөслимдә беренче калай түбәле йорт булып чыга. Мәдрәсә ике башындагы ике зур бүлмәдән һәм уртада «ачылык» (әчелек) дип йөртелгән өлештән торган. Мәдрәсәгә Катмыш, Иске Вәрәш, Метрәй, Вәрәшбаш авылларыннан ир балалар килеп укый. 1903 елда шәкертләр мәдрәсә каршысына яшь наратлар утырта.

Мәдрәсә әүвәл кадими мәдрәсә була, анда бары тик дин сабаклары гына укытыла. Мөгаллимнәр — Ибәтулла Хәбибуллин, Сибгать Хәлиуллин, Бәкәбездән Гариф мулла, хаҗи Харис Хәсән (Хәсәншин). 19121913 елларда җәдитчә укыту кертелә. Хисап, татар теле, җәгърафия һ. б. дөньяви фәннәрдән гыйлем бирелә. Беренче җәдитчә укытучы мөгаллим — Шакир Басыйров. 1918 елда мәдрәсәдә дин укыту тыела. 1926 елда авылда 320 урынлы агач мәктәп салынгач, мәдрәсәдә укучылар тулысынча шул мәктәпкә күчерелә.

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1901 елда салынган мәдрәсә бинасы исән сакланган. Төзелүенә 105 ел тулган көннәрендә эшмәкәр Розалия Габдрахманова әлеге бинаны ремонтлаткан. Анда хәзер дин дәресләре алып барыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Кыңгыраулы мәктәп еллары. К.: «Сүз» нәшрияты, 2006 ел, 3-5нче бит. ISBN 5-98356-028-X
  2. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]