Мөслим районы байрагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөслим районы байрагы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөслим районы байрагы
Татарстан Республикасы
Русия Федерациясе

Flag of Muslyumovsky rayon (Tatarstan).png

Раслау вакыты

22 ноябрь 2006

Дәүләт геральдик регистрында номер

2874

Байрак авторы

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Идея флага

Р. Хантимеров, Р. Хәбипов, Ә.Салихов

Нисбәте

2:3

Мөслим районы байрагы (рус. Флаг Муслюмовского района) — Татарстанның Мөслим районы рәсми символларының берсе (байрак). Байрак турында нигезләмә һәм байракның тасвирламасы 2006 елның 22 ноябрендә Мөслим муниципаль районы район шурасының XI сессиясе карары белән раслана[1]. Русия байрагы РФ дәүләт геральдика регистрына 2874нче сан белән, Татарстан байрагыТатарстанның геральдика реестрына 89нчы сан белән теркәлгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак яшел төстәге туры почмаклы иңе буена 2:3 күләмендә булган тукымадан гыйбарәт, аскы өлеше тукыманың 3/10 өлеше булган зәңгәр төстәге буй; төп яшел төстәге өлешне зәңгәр төстәге аскы өлештән ак төстәге дулкынлы сызык аера. Тукыма уртасында (үзәктә) — сары, кара, алтын төстәге киемнәр кигән курайда уйнаучы көтүче егет (малай); егетнең ике ягында аста – алтын сары төстәге (кишер сары төстәге детальләр кертеп) ук очы һәм сөңге очы ясалган.

Символлар нигезләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак Мөслим районының гербына нигеләнеп, символлар һәм аллегория аша районның тарихы, сәнгате һәм табигатен тасвирлый.

Байрактагы төп сурәт — егет — яшьлекне, чәчәк атуны, алга баруны, матурлыкка омтылуны гәүдәләндерә, шулай ук районда үсеш өчен югары потенциал булуның күрсәткече.

Милли кием һәм курайрайонның тарихка һәм сәнгатькә бәйле үзенчәлекләрен, районда күпчелек татар милләтеннән булган халык яшәвен аңлата.

Ук һәм сөңге очлыклары — халыкның үзен яклап, каршы торуга сәләтле булуын, районның бай тарихын, мирасын, табигый үзенчәлекләрен күрсәтә. Мөслим районы файдалы казылмаларга бай, электән үк биредә бакыр игътибар үзәгендә булган. XVIII гасырда Ольгино авылы янында бакыр эретү заводы булган. Бакырдан ук, сөңге очлары, төрле эш коралы һәм көнкүреш өчен кирәкле җиһазлар җитештерелгән.

Байракның аскы (кечерәк) ягындагы көмеш белән әйләндерелгән зәңгәр дулкын — районның табигый байлыгын — Ырынбур өлкәсеннән башланган Ык елгасын аңлата. Ык елгасы Баулы, Азнакай районнары аша үтеп, Мөслим районын икегә бүлә, елга — тирә-якта тормыш итү чыганагы.

Байракның өске (зуррак) ягындагы яшел төсавыл хуҗалыгы, уңыш, табигать, тормыш символын аңлата.

Зәңгәр төс (лазурь) — намуслылык, зәвыклылык, рухи байлык күрсәткече.

Сары (алтын) төс — байлык, уңыш, кояш энергиясе һәм җылылык, хөрмәт һәм интеллект төсе.

Авторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән.

Идея авторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геральдик яктан төгәлләү төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 236—239. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]