Мөслим лицее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөслим лицее latin yazuında])
(Мөслим урта мәктәбе битеннән юнәлтелде)
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мөслим лицее
Директоры:

Лилия Ягъди кызы Хәбибуллина

Төре:

урта белем бирү мәктәбе

Адресы:

423970 Татарстан байрагы Татарстан, Мөслим районы, Мөслим, Октябрь ур., 39

Телефон:

+7(855)-562-50-95

Эл. почтасы:
Сайт:

muslum/lic

Телләр:

рус теле

Мөслим лицее, тулы рәсми исеме Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Мөcлим лицее» (рус. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовский лицей» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан) ― Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында 1935 елдан урта мәктәп буларак эшләп килүче, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы белем бирү оешмасы[1]. 1935―1987 елларда ― Мөслим урта мәктәбе, 1987―2003 елларда ― Мөслимнең 1нче санлы урта мәктәбе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөслим мәдрәсәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөслим мәдрәсәсе. Хәзерге күренеш

Минзәлә өязе Мөслим авылында 1848 елда ук мәчет булган[2][3]. Мәдрәсә 1901 елның көзендә төзелә. Анда башта дин сабаклары гына укытыла. Мәдрәсәдә Ибәтулла Хәбибуллин, Сибгать Хәлиуллин, Гариф мулла укыткан. Мөслимдәге мәдрәсәгә Катмыш, Иске Вәрәш, Метрәй, Вәрәшбаш авылларыннан да ир балалар йөри. Барлыгы 100 бала укый. 1912―1913 елларда мәдрәсәдә җәдитчә укыту кертелә: хисап, туган тел, җәгърафия һ. б. фәннәр укытыла (беренче җәдитчә укытучы Шакир Басыйров була). 1918 елда мәдрәсәдә дин сабаклары укыту тыела, башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә[4].

1926 елның 26 августында хәзерге лицей урынында 320 урынлы агач мәктәпне ачу тантанасы була. Ул ШКМ (рус. школа колхозной молодежи, колхоз яшьләре мәктәбе) дип йөртелә. 1929―1932 елларда мәктәп мөдире ― Әхмәтсафа Җаббар улы Салихов (ТАССР атказанган укытучысы, Ленин ордены белән бүләкләнгән).

Мөслим үрнәк урта мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда, 23 яшендә үрнәк мәктәп директоры итеп билгеләнгән Лотфулла Ногман улы Мусин, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971)

1935 елда, 1930-елларда Донбасс шахталарына Мөслимнән күп эшчеләр җибәргән өчен бүләк йөзеннән, алман архитекторы проекты буенча, 450 урынлы ике катлы таш мәктәп салынып бетә. Агач мәктәп бинасы башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. РСФСР халык мәгарифе комиссары (1929―1937) Андрей Сергеевич Бубновның (ru, 1884―1938) 1935 елның 20 мартындагы 200нче санлы фәрманы нигезендә, Мөслим урта мәктәбе «РСФСРның үрнәк мәктәпләре» исемлегенә кертелә һәм ул Мөслим үрнәк урта мәктәбе дип йөртелә башлый. Мәктәп директоры итеп Р. Н. Ишмаков билгеләнә (репрессиягә эләгә). 1936―1937 елларда директор ― Лотфулла Ногман улы Мусин. Аннан соң мәктәп директоры булып Мансур Халитов эшли. 1938 елда, районда беренчеләрдән булып, 7 кеше урта белем турында аттестат (ru) ала. Сәяси репрессияләр, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда мәктәп директорлары: Мансур Халитов (1937), Әхмәт Исхак улы Исхаков (1940―1941), А. Г. Григорьев (1941―1945), И. Мутин, Кислов (1945―1946), Әкрәм Шакир улы Шакиров (1946―1947), Әкрам Зәйдуллин (1947―1950). Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-ат укытучылар (17 кеше) фронтка алына, мәктәптә 3 ир-ат укытучы гына кала. Хатын-кыз укытучылардан фронтка, үзе теләп, Евдокия Романовна Егорова да китә. 1941―1942 уку елында мәктәптә математика укытучысы булып Таһир Корбанов (Муса Җәлилнең туганнан туганы: әниләре бертуган, соңыннан Казан дәүләт педагогика институты доценты) эшләгән. 1941 елның ноябрендә Мөслим аркылы Бөгелмәдән Минзәләгә үтеп баручы бер взвод гаскәри арасында сәяси хезмәткәрләр курслары укучысы Муса Җәлил дә булган. Гаскәриләр Мөслим урта мәктәбе бинасында, идәнгә салам түшәп, төн кунган[5].

Янгыннан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның февралендә, төнлә, мәктәп китапханәсендә ягылган мичтән көчле янгын чыгып, таш мәктәп бинасы янып бетә. Мәктәп 5 урында эшләвен дәвам итә: ике катлы тулай торакта, башлангыч мәктәптә, «яшел мәчет» бинасында урнашкан эшче-крестьян мәктәбеннән (рус. РКШ, рабоче-крестьянская школа) бирелгән бүлмәләрдә укулар бара. 1950 елның мартыннан мәктәп директоры итеп фронтовик Виктор Александрович Иванов билгеләнә. Укучылар саны 1200―1300, укытучылар саны 70 кә җитә. 2 елда яңа мәктәп төзелеп бетә. 1951―1952 уку елын мәктәп үз бинасында башлый. 1955 елда Мөслим җирләрендә нефть ятмаларын эзләү эшләрен алып барган «Татнефтеразведка» бораулау-эзләнү идарәсе мәктәпкә ЗИС-5 автомашинасы (ru) бүләк итә. 1958 елда мәктәптә укучыларның производство бригадасы эшли башлый. 1960 елда фронтовик укытучы Фәхранур Габделхак улы Хаков «Йолдыз» курчак театры оештыра. 1960 елда, үз авылларында тулы булмаган урта белем (ТБУМ) алганнан соң, Мөслим урта мәктәбенә укырга килгән балалар өчен 50 урынга исәпләнгән мәктәп яны интернаты төзелә. 1960―1961 уку елыннан махсус кичке урта мәктәп эшли (1961―1972 елларда кичке мәктәп директоры Әмир Гәрәй улы Гәрәев). 1961 елның 15 августыннан 1965 елның мартына кадәр (1971 елның көзенә кадәр атнага бер көн) булачак мәгариф министры Васил (Васыйл) Габдулла улы Гайфуллин мәктәптә физика һәм астрономия укыта. 1966 елда мәктәптә «Туган якны өйрәнү музее»на нигез салына (музейны оештыручы тарих укытучысы Нурдидә Гали кызы Галиева). 1970―1971 уку елында мәктәптә 9―10 сыйныф укучылары өчен хәрби әзерлек дәресләре кертелә (хәрби әзерлек укытучысы сугыш ветераны Мидхәт Гомәр улы Фәтхуллинның исеме Мөслим авылы урамына бирелгән). Спартак Мөхәт улы Әхмәтов тынлы оркестр оештыра.

1955 елда мәктәпкә бүләк ителгән ЗИС-5 автомобиле(рус.) үрнәге

1970-елларда мәктәп ике сменада эшли. 1971 елда укучылар саны 1210 булып, аларның 521 е ― татар, 688 е ― рус классларында укыган. 1971 елда мәктәп бинасына ялгап, 420 урынлы, 14 класска исәпләнгән янкорма төзелә. 1977―1982 елларда мәктәп директоры ― Моряк Шәйхрахман улы Йосыпов. Ул җитәкчелек иткән чорда чыгарылыш сыйныф укучыларын класслары белән колхозда калдыру сәясәте алып барыла, төп бинага янкорма итеп, 120 урынга мәктәп интернаты, спорт залы төзелә. Укучылар, мәктәп аттестаты белән бергә, «3нче класслы механизатор», «машина белән сыер саву операторы» таныклыгы алып чыга.

1982―1995 елларда мәктәп директоры ― Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов. Мәктәп янында спорт мәйданчыгы, хәрби шәһәрчек, 1983 елда подвалда ябык тир, 1983 елда Ленин залы дип аталган мәктәп клубы төзелә.

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәпнең 1986 елда төзелгән бинасы

1986 елның август аенда, 1930 елда төзелгән агач мәктәп ихатасы янәшәсендә, 624 урынлы ике катлы яңа мәктәп бинасы төзелә (7 ай эчендә төзелеп беткән). Аны «Главтатнефтегазстрой»ның 5нче тресты (җитәкчесе К. З. Чепик) СМУ-29 төзүчеләре (Азнакай) башкарып чыга. Эчке эшләре тәмамланмаган булу сәбәпле, яңа мәктәпкә 1987 елның 12 гыйнварында керелә. 6―10 сыйныфлар яңа мәктәпкә күчә, иске мәктәптә башлангыч сыйныфлар кала (башлангыч мәктәп директоры итеп Руфия Кирам кызы Мусина, соңрак Венера Кашап кызы Хәйруллина билгеләнә). Ике мәктәптә дә укулар 2 сменада дәвам итә. Иске мәктәп 1996 елдан мөстәкыйль 2нче урта мәктәп дип йөртелә башлый. 1983 елда «Умырзая», «Дуслык» исемендәге җырчы кызлар, курайчылар ансамбльләре оештырыла. Мәктәп яны тәҗрибә участогы (1978―2006 елларда җитәкчесе Бания Тимерхан кызы Әхмәтҗанова [6] мәктәпне өлешчә акча белән тәэмин итүдә катнаша.

1994 елда «Энҗе бөртекләре», «Яшьлек» бию коллективлары оеша (җитәкчесе Лилия Ягъди кызы Шәймәрданова).

1998 елда мәктәп республика күләмендә уздырылган «Ел мәктәбе» конкурсында 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

1995―1999 елларда мәктәп директоры ― рус теле укытучысы Руфия Кирам кызы Мусина (Мөслим урта мәктәбе тарихында беренче хатын-кыз директор) [7], 1999 елдан ― физик тәрбия укытучысы Ларис Хәмбәл улы Бариев.

Мәктәп 2003 елның 16 сентябреннән лицей статусы ала. Укыту 1 сменада, РФ дәүләт телендә, тәрбия эшләре рус һәм татар телләрендә алып барыла.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982—1995 елларда Мөслим урта мәктәбе директоры, аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов
  • 1930 ― Нәҗип Синдиков
  • 1935 ― Р. Н. Ишмаков
  • 1936 ― Л. Н. Мусин, Социалистик Хезмәт Каһарманы
  • 1937 ― Мансур Халитов
  • 1940 ― Ә. И. Исхаков
  • 1941–1945 ― А. Г. Григорьев, Мутин, Ишбулатов, Кислов
  • 1945 ― Ә. Ш. Шакиров
  • 1947 ― Ә. З. Зәйдуллин
  • 1950 ― В. А. Иванов
  • 1958 ― М. М. Мәйлүнов
  • 1963 ― В. А. Иванов
  • 1977 ― М. Ш. Йосыпов [8]
  • 1982 ― М. З. Әхмәтҗанов
  • 1995 ― Р. К. Мусина
  • 1999 ― Л. Х. Бариев
  • ....
  • 2017 ― Л. Я. Хәбибуллина

Мәктәпне тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Устав лицея 2021 елның 10 июнь көнендә архивланган. (pdf)
  2. Мөслим (Вәрәш) авылы тарихы. «Чикләрсез татарлар» сайты
  3. Мәчетләребез. 2017 елның 31 август көнендә архивланган. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты
  4. Школа-медресе (Муслюмовский лицей) в Республике Татарстан. samaragid.ru(рус.)
  5. Муслюмовский лицей. 2021 елның 10 июнь көнендә архивланган. proshkolu.ru(рус.)
  6. Ахметзянова Бания Тимерхановна (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-06-10, retrieved 2021-06-10 
  7. Руфия Кирам кызы Мусина (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-06-10, retrieved 2021-06-10 
  8. Юсупов Моряк Шайхрахманович (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-06-10, retrieved 2021-06-10 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]