Эчтәлеккә күчү

Мөслим җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөслим җәмигъ мәчете latin yazuında])
Мөслим җәмигъ мәчете
Дәүләт  Россия
Мәчет
Мөслим җәмигъ мәчете
тат. Мөслим җәмигъ мәчете
Ил РФ
авыл Мөслим
Координатлары 55°19′20″
53°18′55″ (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә Мөслим районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 2015
Төзелеш еллары 20152017 еллар
Төп даталар:
2017 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Мөслим җәмигъ мәчетеТатарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан мөселманнар гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, районның үзәк (җәмигъ) мәчете. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. 2017 елның 18 августында ачылган. Адресы: 423970 ТР Мөслим районы Мөслим авылы, Пушкин урамы, 92нче Б йорт[1].

Районның имам-мөхтәсибе:

Мәчеткә айлы манара кую. 15.10.2016
Тышкы рәсемнәр
Мәчет ачылышыннан фотосурәтләр.

2015 елның 11 сентябрендә Мөслимнең өченче мәчете[5] төзелешендә беренче нигез ташы салына. Тантанада ТР мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин катнаша.

2016 елның 15 октябрендә мәчеткә айлы манара куела[6].

2017 елның 18 августында мәчет ачыла, беренче азан әйтелә, беренче җомга намазы укыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле буларак, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе (2017 елның августына кадәр Түбән Кама имам-мөхтәсибе, тумышы белән Сарман авылыннан) Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һ.б. катнаша.

Бер манаралы, ике яруслы мәчет. Манарасы 30 м биеклектә, мәйданы ~800 м². Мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым ике намаз (гыйбадәт) залы, яңа технологияләр буенча эшләнгән интерактив китапханә һәм музей, өч уку бүлмәсе, ашханә, имам-хатыйб бүлмәсе, никах һәм балага исем кушу тантаналары өчен махсус зал һ.б. бүлмәләр бар. Бер меңгә якын кешене сыйдыра. Идәненә 700 мең сумлык келәм җәелгән.

Җәмигъ мәчете халык телендә «Аэропорт мәчете» дип йөртелә, чөнки мәчет төзелгән урында элек Мөслим аэропорты булып, Казанга, Бөгелмәгә, Сарманга, Минзәләгә, Актанышка Ан-2, аннары Ил-14 очкычлары көненә икешәр рейс ясап, әйләнеп кайта торган була [7].

Мәгърифәт үзәге музее

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2025 елның 8 мартында Җәмигъ мәчетендә «Вакыт комы» дип исемләнгән Мәгърифәт үзәге ачылган. Биредә интерактив музей эшли: анда имамнар һәм абыстайлар турында зур мәгълүмат урын алган. Үзәкне ачуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашкан. Язучы Фоат Садриев Мәгърифәт үзәге музеена татарча хәрефләре булган экслюзив язу машинкасы тапшырган[8][9].

  1. МЕСТНАЯ МУСУЛЬМАНСКАЯ РЕЛИГИОЗНАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ - ПРИХОД МЕЧЕТИ "ДЖАМИГ" МУХТАСИБАТА МУСЛЮМОВСКОГО РАЙОНА ЦЕНТАРИЛИЗОВАННОЙ РЕЛИГИОЗНОЙ ОРГАНИЗАЦИИ - ДУМ РТ(үле сылтама)
  2. Мөслим имам-мөхтәсибе һәлак булды 2019 елның 17 февраль көнендә архивланган.. ТР МДН рәсми сайты, 15.02.2019
  3. Г. Моратовның Вконтактедагы сәхифәсе
  4. Имамнар җыелышы узды. Мөслим-информ, 22.02.2019
  5. Чынлыкта, дүртенче мәчет. 1901 елда төзелгән Мөслим мәчете мәдрәсә булып хезмәт итә 2017 елның 31 август көнендә архивланган.
  6. Мәчеткә айлы манара куелды. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты, 15.10.2016 2017 елның 19 август көнендә архивланган.
  7. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003. 103нче биттә.
  8. Фоат Садриев Мөслимдәге Мәгърифәт үзәге музеена үзенең язу машинкасы тапшырды. Татар-информ, 12.03.2025
  9. Рамазан-2025: Мөфти Мөслимдә Мәгърифәт үзәген ачты һәм районкүләм ифтарда катнашты. ТР МДН сайты, 8.03.2025
  1. Рөстәм Зарипов. Яхшылык ихлас булсын. «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 31 август.
  2. Мөслимдәге Җәмигъ мәчете үз ишекләрен ачты. 2017 елның 24 август көнендә архивланган. Мөслим районының рәсми мәгълүмат сайты muslumirc.ru, 18.08.2017

«Ислам в Муслюмово» сәхифәсе