Мөфрид

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Үгезкөтүче йолдызлыгы

Мөфрид (гарәп. مفرد الرامحмөфрид әр-рамих — «сөңгеченең ялгызы»[1]; Үгезкөтүче η, Үгезкөтүче этасы, η Boo) — Үгезкөтүче йолдызлыгының йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,68m тәшкил итә һәм ул Җирдән 37 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Мөфрид белән Арктур күк йөзендә дә, галәмдә дә бик якын урнашалар. Мөфрид белән Арктур арасы 3,24 яктылык елы тәшкил итә.

Хасиятләр[үзгәртү]

Мөфрид — асзур йолдыз. Бу G0 спектр сыйныфылы йолдыз, аның төсе безнең Кояш белән охшаш, ә өслегенең температурасы 6100 К тәшкил итә. Ул кызыл зур йолдызга әверелү юлында тора.

Мөфрид — спектр куш йолдызы. Аның әйләнә вакыты 494 тәулек тәшкил итә. Төп йолдызның иптәше Мөфрид B — M7 спектр сыйныфылы кызыл кәрлә.

Йолдыз — Мөфрид (η Boo)
Йолдызлык — Үгезкөтүче
Туры калкулык — 13сәг 54мин 41,1сек
Авышлык — +18° 23′ 55,0″
Йолдызча зурлык — +2,68m

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү]

Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә бу йолдыз Рәмехелрамих (гарәп. رمح حالرامحрәмех әр-рамих — «сөңгеченең сөңгесе»[2]) дип күрсәтелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Мөфрәд (иске тат. مفرد‎) — ялгыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 419.
  2. Рәмех (ромых) — сөңге. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 481, 486.