Мөфәссир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөфәссир latin yazuında])
Мөфәссир
Бу һөнәрнең өлкәсе тафсир[d]
Бу мәкалә Ислам турында

Мөфәссир (гарәп. مُفسر‎ ― «тәфсирче») — Коръәнгә, аның аять-сүрәләренә аңлатма бирүче белгеч, тәфсирче.

Мөфәссиргә таләпләр

Коръәнне җентекләп аңлатканда, тәфсирчедән билгеле бер фәнни һәм теоретик әзерлек таләп ителә, шул сәбәпле мөфәссир эше катлаулы эш исәпләнә. Традицион Исламда мөфәссиргә түбәндәге таләпләр куела:

  1. Гарәп телен камил белү;
  2. Теге яки бу аятьнең иңдерелү тарихын белү;
  3. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәлен яхшы белү;
  4. Аналитик фикерләү сәләтенә ия булу;
  5. Җәмгыятьнең барлыҡ социаль проблемаларын белү[1].
Беренче билгеле мөфәссирләр

Төрек илаһиятчысы Сәид Нурси(рус.) (1876―1960) язган тәфсир «Рисалә-и Нур» дигән исем йөртә, ул 50 телгә тәрҗемә ителә, дөньяның күп кенә илләрендә басыла. Бу китаплар дошманлыкның һәм көчләүнең барлык рәвешләрен кире кага, Китап әһелләрен Аллаһсызлыкка һәм хәзерге дөньяның бозыклыгына каршы көрәштә мөселманнар белән берләшергә өнди. [2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]