Мөхибә Дарга
| Мөхибә Дарга | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | төр. Muhibbe Darga |
| Туган | 13 июнь 1921 Истанбул, Госман империясе |
| Үлгән | 6 март 2018 (96 яшь) Истанбул, Төркия |
| Күмү урыны | Карачаәхмәт зираты[d] |
| Яшәгән урын | Daruga Zade Mehmet Emin Bey Pavillon[d][1] Кемах[1] Нөйи-сүр-Сен[1] Германия[1] |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Женский лицей Эренкёй[d][1], Истанбул университеты, Kemal Atatürk Lisesi[d][1], Sainte-Marie de Neuilly[d][1] һәм Gazi Mustafa Kemal Paşa Ortaokul[d][3][1] |
| Һөнәре | антрополог, археолог |
| Эш бирүче | Истанбул университеты һәм Муш[4] |
| Җефет | Necati Sarıer[d][4] һәм Heinz Anstock[d][5] |
| Балалар | Emir Sarıer[d] |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Mehmet Darga[d] |
Мөхибә Дарга (13 июнь 1921 ел, Истанбул — 6 март 2018 ел, шунда ук) — Төркиянең археолог - хатын-кызларның берсе, филолог, хеттолог.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхибә Дарга 1921 елның 13 июнендә Истанбулда туган[6].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе табиб була. Ул Габделхәмит II солтанның беренче камергеры, шагыйрь һәм Жюль Верн әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүче Даргузади Мехмет Әмин Бәкнең оныгы була. Дарганың тәрбиясе белән француз гувернантлар шөгыльләнә.
Гаилә шәһәр дини байрамнарны бәйрәм итә, еш кына тантаналы кичәләр оештыра. Ул сәнгать һәм әдәбият, Рим һәм Греция тарихы турында сөйләшүләр ишетеп үсә.[7]
Укуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Истанбулда һәм Парижда укый. 1940 елда Истанбул университетының археология кафедрасын, филология факультетын тәмамлый. Тап бу кафедрада археология өлкәсендә күп билгеле кешеләр белән таныша. Теодор Босерт җитәкчелеге астында үткән Каратепеда казынуларда катнаша. 1965 елда доцент була, ә 1973 елда фән докторы исемен ала.
Эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элязыг һәм Анатолиядә Мушкада төрле югары уку йортларында укыта. 1945 елда Кече Азия телләре һәм мәдәнияте Истанбул университеты кафедрасында ассистент булып эшли.
1978—1990 елларда Каракая плотинасы янындагы Şemsiyetepe Höyüğü курганнарын коткару казынулары белән җитәкчелек итә.
1990—2004 елларда Эскишехирдә казыну эшләрен җитәкли.
Аурупада күп кенә археология һәм филология конгрессларында катнаша.
Мөхибә Дарга 2018 елның 6 мартында Истанбулда вафат була.[8]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 6 7 8 Çaykara E. Arkeolojinin Delikanlısı Muhibbe Darga — 1 — İstanbul: Türkiye İş Bankası Kültür Yayınları, 2002. — 481, 477 — ISBN 975-07-0902-0
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- ↑ https://web.archive.org/web/20210402131437/http://gazimk.meb.k12.tr/icerikler/tarihce_2534996.html
- 1 2 Darga M. Kazı başkanının karavanası: arkeolojinin delikanlısından yemek tarifleri — 1 — İstanbul: 2010. — 132 — ISBN 978-975-07-1251-7
- ↑ https://zflprojekte.de/sprachforscher-im-exil/index.php/catalog/a/118-anstock-heinz
- ↑ https://odatv.com/muhibbe-darga-hayatini-kaybetti-07031823.html.
- ↑ http://www.hurriyet.com.tr/yazarlar/ilber-ortayli/muhibbe-darga-40767999.
- ↑ http://www.hurriyetdailynews.com/muhibbe-darga-one-of-turkeys-first-woman-archeologists-laid-to-rest-128393.