Мөхлисә Бубый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхлисә Бубый latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхлисә Бубый
Туган телдә исем Мөхлисә Нигъмәтуллина
Туган 1869(1869)
Иж-Бубый, Сарапул өязе, Вятка губернасы, Русия империясе
Үлгән 23 декабрь 1937(1937-12-23)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре казый, педагог
Ата-ана
  • Габделгалләм Нигъмәтулла улы (1834-1909), имам-мөдәррис (әти)
  • Бәдрелбанат Иманкул кызы (1838-1922), абыстай (әни)

Мөхлисә Бубый, Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина ( 1869 ел, РИ, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Иж-Бубый1937 елның 23 декабре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхлисә Бубый (Буби) 1869 елда Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Иж-Бубый авылында туа. Ул Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы. Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбәнат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. Мөхлисәне Уфа губерна, Минзәлә өязендә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин никахлары озын гомерле булмый, абыйсы һәм энесе аны ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар. 1885 елдан Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп коруга керешәләр. Мөхлисә Бубый бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша.

1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, һәм Мөхлисә Бубый аның мөдире була.

Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Бубый Троицк шәһәренә (Ырынбур губернасы) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Бубый Троицкида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.

1917 елда аны Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. 1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, митрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Бубый шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.

Мөхлисә Бубый «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары башкарыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]