Мөхтәр Мутин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхтәр Мутин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхтар Мутин
Мохтар Мутин.jpg
Туган телдә исем Мөхтәр Исхак улы Мутин
Туган 2 гыйнвар 1886(1886-01-02)
Такталачык, Такталачык вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Русия империясе
Үлгән 3 июнь 1941(1941-06-03) (55 яшь)
Магадан өлкәсе
Яшәгән урын Островски урамы, 10[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы, ССБР байрагы
Һөнәре театр актеры
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Елизавета Сыртланова
Нәфыйга Арапова

Мөхтәр Мутин – татар халкының бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мохтар Исхак улы Мутин 1886 елның 2 гыйнварында Уфа губернасы Минзәлә өязенең (хәзер Татарстан Республикасының Актаныш районы) Такталачык авылында туа.

Театр сәнгате белән Мөхтәр Бәләбәйдәге рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. 1908 елда ул сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый һәм 1912 елга кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә «Нур» труппасы эшли башлагач, ул үзенең иҗатын шушы коллектив белән бәйли. 1915 елда Ырынбурда «Ширкәт» труппасы оешкач, М.Мутин бу труппада хезмәт итә, труппаның төп артисты һәм режиссеры булып таныла. 1918 елның декабрь азакларында М.Мутин Казанга килә һәм Татар драма артистлары труппасына урнаша. Аның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актерлык һәм режиссерлык эше – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле.

1919-1922 елларда М.Мутин Наркомпросның театр бүлеген җитәкли, бер үк вакытта элекке «Сәйяр» артистларын берләштергән Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкара. Мәскәү татар театрында уйный.

1926 елда М.Мутинга ТАССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

1937 елда М.Мутин кулга алына, 1941 елның 3 июнендә Колымада һәлак була. Аның белән бергә шул ук лагерьда мәхбүс булган язучы Ибраһим Сәлахов әйтүенчә, татар артистын төрмәчеләр этләрдән талатып үтергәннәр.

1963 елда Мөхтәр Мутин тулысынча аклана.

Сәхнә иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М.Мутин – зур шөһрәт казанган атаклы артист. Ул татар сәхнәсенә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп кайнар темпераментка ия булган олы трагик талант. Ул башлыча төп рольләрне башкара. Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйнап, зур уңышларга ирешә. Татар театры тарихына кергән, М.Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ында, Гамлет, Отелло – В.Шекспирның «Гамлет» һәм «Отелло»сында, Тартюф – Мольерның «Тартюф»ында, Батырхан – Г.Ибраһимовның «Яңа кешеләр»ендә, Минһаҗ – К.Тинчуринның «Кандыр буенда»сында, Бардин, Барон – М.Горькийның «Дошманнар»ында һәм «Тормыш төбендә»сендә һ. б.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче хатыны Лиза Сыртланова (1881-1961), драма актрисасы, БАССР атказанган артисты.
  • Икенче хатыны Нәфыйга Арапова (1911-1943), драма актрисасы, ТАССР атказанган артисты.
  • Өченче хатыны ? [2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/273.pdf
  2. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 723нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9