Мөхтәр Сабитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхтәр Сабитов latin yazuında])
Мөхтәр Сабитов
Туган 20 декабрь 1946(1946-12-20) (77 яшь)
Уразбаево[d], Эткол авыл шурасы[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы, драматург
Сәяси фирка Русия Федерациясе коммунистик фиркасе

Сабитов Мөхтәр Абдрахман улы (20 декабрь 1946 ел) — журналист, язучы, драматург, топонимист һәм туган якны өйрәнүче. 2001-2006 елларда Салават шәһәрендә башкорт телендә чыккан «Салават» гәзите мөхәррире. 1992 елдан Башкортстанның Язучылар берлеге, 2002 елдан — Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2006), СССРның мәдәният отличнигы (1989), Х. Гыйләҗев исемендәге премия лауреаты (1998).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхтәр Абдрахман улы Сабитов 1946 елның 20 декабрендә Башкорт АССРның Макар районы (хәзерге Ишембай районы) Уразбай авылында туган.

1988 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Салават шәһәрендә башкорт телендә чыккан «Салават» гәзитен оештыручы һәм 2001 елдан 2006 елга кадәр басманың мөхәррире.

Салават шәһәре хакимиятенең топономик комиссия җитәкчесе, төбәкнең авыллары тарихын өйрәнүче[1].

1992 елда Башкортстан Республикасының Язучылар берлегенә кабул ителә.

«Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре» мактаулы исемен тапшырган вакытта Мортаза Рәхимов болай дип әйтә:

«Мөхтәр Абдрахман улы — башкорт телендә „Салават“ гәзитенә нигез салучы һәм оештыручысы.Гәзит Салават шәһәрендә генә популяр түгел, аны Ишембай, Мәләвез һәм республиканың башка күрше районнарында да алдыралар. Басманың тиражы арта, матди-техник базасы ныгый. 2004 елда республика конкурсы „Салават образы безнең йөрәкләрдә“ темасына „Иң яхшы публикация“ номинациясендә гәзит лауреат дипломына лаек булды. Мөхтәр Абдрахман улы — берничә китап авторы, драматург, театр сәхнәсендә аның пьесалары зур уңыш белән бара. Салават шәһәре хакимиятенең топономик комиссия җитәкчесе, төбәкнең авыллары тарихын өйрәнүче. Аңа зур куаныч белән профессиональ награданы тапшырам!»[2]

Башкортстан Республикасының Салават шәһәре шәһәр округы Советы депутаты, сәнәгать, төзелеш, транспорт, элемтә, экология һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия әгъзасы[3].

Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Башкортстан Республикасы бүлекчәсе Салават шәһәр комитетының беренче секретаре[4].

Әдәби әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Төнге шәүләләр» драмасы Баймак халык театры (1988) һәм Кыйгы халык театрында (1989) куела.
  • «Көт мине, Рәйсә» романы 2009 елда иң яхшы китап дип таныла[5][6].

Автор үзе болай дип сөйли: «Бу роман бик символик. Исеме үзе күп нәрсә турында сөйли. Кемне һәм кайдан көтәргә? Мин мәктәп укучыларының үзгәртеп кору дәвереннән алып безнең көннәргә кадәр булган проблемалары турында яздым. Бу бөтен буын формалашуның катлаулы чоры була. Наркомания, сәламәтлек саклау, социаль адаптация проблемалары»[7] .

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (1997).
  • Х. Гыйләҗев исемендәге премия (1998).
  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2006)
  • Икенче «Иң яхшы башкорт китабы» республика конкурсының «Проза һәм шигърият» номинациясендә җиңүче. («Көт мине, Рәйсә!» романы өчен)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]