Мөхтәр Әхмәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхтәр Әхмәдиев latin yazuında])
Мөхтәр Әхмәдиев
Файл:.jpg
Туган телдә исем Мөхтәр Хисаметдин улы Әхмәдиев
Туган 18 март 1925(1925-03-18)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Мәскәү
Үлгән 12 июнь 1987(1987-06-12) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Һөнәре музыкант (баянчы)
Җефет Рокыя Ибраһимова, баянчы
Балалар уллары Камил, Марат
Ата-ана
  • Хисаметдин (әти)
  • Фатиха (әни)

Мөхтәр Әхмәдиев, Мөхтәр Хисаметдин улы Әхмәдиев (1925 елның 18 марты, СССР, РСФСР, Мәскәү1987 елның 12 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — музыкант, аккомпаниатор, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле баянчысы (1945 елдан). Татар радиосының беренче баянчысы—солисты.

Тышкы рәсемнәр
Фотолары:
Р. Ибраһимова (с) белән И. Шакировка уйныйлар. Икесенең дә кулында А. Сметанин ясаган ак төстәге концерт баяннары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 18 мартында Мәскәүдә татар гаиләсендә төпчек бала булып туган.[1] Әти-әниләре чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән (Сергач районы Кучкай Пажары авылы)[2]. Әтисе Хисаметдин тимер юлда эшли, әнисе Фатиха, туганнары Мәрьям, Гайсә (1941 елда фронтта һәлак булган), Кәрим (Ленинград камалышында катнаша, сугыштан соң Киевта яши). Әтисе ике рәтле гармунда (хромкада) уйнаган, улын да уйнарга өйрәткән. Мөхтәр 7 яшеннән рус мәктәбенә, балалар музыка мәктәбенә йөри.

1935 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Гаилә Казанда Шамил йортында яши. Казан шәһәрендә музыка мәктәбен тәмамлаган, флейтада уйнарга өйрәнгән һәм «Чаткы» кинотеатры (Тукай кинотеатры) бакчасында оркестрда уйный башлаган. Сугыш башлангач, заводка эшкә урнаша.

1945 елның җәендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яңа музыкантлар туплый башлый. Мөхтәр Әхмәдиевны да филармониягә эшкә чакыралар. 1945 елның 10 декабреннән — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең, 1946 елның гыйнварыннанТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, 1948 елның апреленнән — радиокомитетта баянчы. Филармониядә Зифа Басыйрова белән озак еллар бер бригадада эшли, соңрак Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов бригадаларында аккомпаниатор вазыйфасын башкара. Концертмейстерлык эшчәнлеген баянда соло чыгышлары белән бергә алып бара. Татар дәүләт филармониясендә шәкертләре арасында — Татарстанның халык артисты баянчы Рамил Курамшин[3].

Татарстан радиосы һәм телевидениесенең беренче тапшыруларында туры эфирда уйный[4]. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыкаль спектакльләрендә баян белән катнаша.

1960 елларда Рокыя Ибраһимова белән Уфада Башкортстан АССР филармониясендә эшлиләр.

«Мелодия» грампластинкалар заводында Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Илһам Шакиров һ. б. җырчылар белән татар халык җырларыннан торган 20 пластинка яздырган[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1957 ― СССР Мәдәният минитсрлыгының Мактау грамотасы[6]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елда күренекле музыкант Рокыя Ибраһимова белән никахлаша. Ике оста башкаручының иҗади берлеге барлыкка килә: алар концертларда бергә дуэт уйный башлыйлар. Икесендә дә Александр Сметанин ясаган ак төстәге концерт баяннары. Салих Сәйдәшевның «Кызыл Армия маршы», «Тапкыр егет» опереттасыннан «Вальс» һ. б. бик күп әсәрләр алар башкаруында Татарстан радиосының алтын фондына керә.
Уллары Камил, КАИ тәмамлаган, Марат, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахмадеев Мухтар Хисамутдинович. Татгосфилармония
  2. Рамил Курамшин: «Әллә сез дә җырлатасызмы?». «Шәһри Казан», 17.07.2017
  3. Рамил Курамшин: Әллә сез дә җырлатасызмы? Шәһри Казан, 17.07.2017
  4. Илфат Фәйзрахманов. Якты маяк китте, ләкин сүнмәде. 2020 елның 9 июнь көнендә архивланган. «Безнең гәҗит», 21.01.2015
  5. Мухтар Ахмадеев. Каталог советских пластинок(рус.)
  6. Ахмадеев Мухтар Хисаметдинович (1925-1987). Сайт Село Кочки-Пожарки и родник Керемет(рус.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]