«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе | |
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – Казандагы дини укыту йорты.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ул 36 ел эчендә зур күләмдә шәкертләр укытып чыгара. Кайбер елларны шәкертләре 1000нән дә арта.
1917 елның 20―27 апрелендә мәдрәсә залында Бөтенроссия мөселман укытучыларының беренче корылтае утырышлары уза.
1918 елда ябыла. Бинасы башка оешмаларга бирелә. 1993 елдан мәдрәсә татар руханилары тарафыннан ачыла. Башта мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында урнашкан була. Аннары төрле биналарга күченеп йөри, 1998 елда элеккеге бинага күчерелә. Хәзерге вакытта Казанда, Г.Тукай урамында урнашкан.
Шәкертләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уку көндез, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә бара
Мәдрәсәнең оештыручылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәдрәсәнең оештыручылары булып Татарстан Диния нәзараты, ТР һәм РФ мәгариф министрлыклары тора.
Фәннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәдрәсәдә өч фәннәр блогы бар.
|
2. Дөньяви фәннәр блогы:
|
3. Тел белеме блогы
|
Ял вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәкертләр көндезге аштан соң санакта эшли алалар. Еш кына бәйрәмнәр оештырыла.
Җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәдрәсәнең ректоры Наил Яруллин. Аңарчы Вәлиулла Якупов була.