Мөхәммәт Юныс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Юныс latin yazuında])
(Мөхәммәд Юныс битеннән юнәлтелде)
Мөхәммәт Юныс
Туган телдә исем бенг. মুহাম্মদ ইউনুস
Туган 28 декабрь 1955(1955-12-28) (68 яшь)
Британия империясе (хәзерге Бангладеш)
Милләт бенгал
Ватандашлыгы Бангладеш байрагы Бангладеш
Әлма-матер Вандербилт үнивирситите[d], Университет Дакки[d], Колорадо университеты[d], Chittagong College[d] һәм Chattogram Collegiate School[d]
Һөнәре икътисадчы, банкир
Эш бирүче Университет Дакки[d], Middle Tennessee State University[d] һәм Университет Ла Тробе[d][1]
Сәяси фирка Nagorik Shakti[d]
Балалар Monica Yunus[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 2006 Тынычлык өчен Нобель премиясе
Гыйльми дәрәҗә: доктор философии по экономике[d]

 Мөхәммәт Юныс Викиҗыентыкта

Мөхәммәт Юныс (бенг. মুহাম্মদ ইউনুস) — Бангладеш банкиры, икътисад фәннәре докторы (1971), профессор, Бангладешта 70 миллион халыкның тормышын яхшыртырга ярдәм иткән. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (2006) .

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елның 28 июнендә Британия Һиндстанының Бенгалия өлешендәге (хәзерге Бангладешның) Читтагонг шәһәренә якын Батуа авылында зәркан гаиләсендә туган. Дакка университетының икътисад факультетын бакалавр (1960), магистр (1961) дәрәҗәсендә, Фулбрайт программасы лауреаты буларак, АКШта Вандербильт университетын тәмамлаган (1971). Икътисад фәннәре докторы (1971).

Микрокредитлар бирү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Grameen Bank үзәк офисы. Дакка

1976 елда бер бенгал авылына килә һәм анда халыкның бик мохтаҗлыкта яшәвен күрә. Сәбәбе: җирле алыпсатарлар югары процент белән бик кыска срокка биргән кредитны халык кайтара алмый, чөнки җитештергән тауарларын базарда сатарга өлгермиләр. Нәтиҗәдә тауарларын юк кына бәягә шул ук кредиторларга бирергә туры килгән.

М. Юныс авыл халкына үзе кредит (1 USDдан башлап бик аз суммаларда кечкенә процентлар белән һәм бернинди поручительләрсез һәм залогсыз) бирә башлый. Бер генә шарт куйган: кредит алучылар гаилә бизнесын ачарга яки аны киңәйтергә тиеш булганнар. Вакыт узу белән шул ачыклана: аның кредитларын кире кайтармый калу очраклары 3% тан кимрәк була. Кредит алучыларның гомуми җаваплылык системасын кертү акчаны кайтармау очракларын юкка чыгара. Шулай итеп, доктор М. Юныс микрокредитлау тәгълиматын төзи. Аның «авыл банкы» дип аталган Grameen Bankы 30 ел эчендә $10,2 млрд күләмендә микрокредит бирә.

  • 1996 елда Бангладеш хөкүмәтенең икътисад һәм финанслар буенча киңәшчесе итеп билгеләнә.
  • 1983-2011 Grameen Bankның (штаб-фатиры Даккада) идарәче директоры.
  • 2006 елдан социаль бизнесны үстерү буенча халыкара Юныс Үзәге компаниясе рәисе.


« Бизнесның максаты – кешеләрне бәхетле итү
Мөхәммәт Юныс
»

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I хатыны Вера Форостенко, Вандербильт университетында укыганда танышып өйләнешкәннәр (1970).
    • Кызлары Моника (1979), опера җырчысы (сопрано) (АКШ)
  • II хатыны Афрози Юныс, физик.
    • Кызлары Динә (1986)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2006 Тынычлык өчен Нобель премиясе — «Социаль һәм икътисади үсеш нигезләрен төзү буенча тырышлыклар өчен».
  • Король Габдел-Газиз ордены
  • Италия Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен ордены Зур хачы кавалеры

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. За микрокредиты — Нобелевская премия. «Российская газета», 19.05.2016.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. La Trobe University user database
  2. Юныс Үзәге сайтында, archived from the original on 2015-04-24, retrieved 2016-05-21