Мөхәммәтдин Гайнетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөхәммәтдин Галентин улы Гайнетдинов
Makhmetin Gainutdinov.JPG
Туу датасы 17 август 1921(1921-08-17)
Туу урыны Григорьевка, Верхотурье өязе, Екатеринбург губернасы, РСФСР
Үлем датасы 7 май 1993(1993-05-07) (71 яшь)
Үлем урыны Төмән
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
Лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Гайнетди́нов Мөхәммәтдин (Дмитрий) Галентин улы (17.8.1921, Григорьевка, Верхотурье өязе, Екатеринбург губернасы, РСФСР — 7.5.1993, Төмән шәһәре), Советлар Берлеге Каһарманы (30.10.1943), старшина.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крәстиян гаиләсендә туган. 7 сыйныфны бетергән.

1940 елдан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларында. Хәрәкәттәге армиягә 1943 елның февралендә алынган. 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы.

43 нче укчылар полкының (106-нчы укчы төмәне, 65 нче гаскәр, Үзәк фронт) элемтә ротасы взвод командиры Мөхәммәтдин Гайнетдинов Днепр аша чыгу вакытында Лоев штб-ы тирәсендә дошман уты астында елга аша кабельны үткәргән һәм моның белән 43 нче укчылар полкы штабының роталар белән элемтәсен тәэмин иткән.

Сәргаскәрлекнең боерыкларны үрнәк булырлык итеп үтәү өчен һәм күрсәтелгән батырлык вә каһарманлык өчен старшина Мөхәммәтдин Гайнетдиновка Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән һәм Ленин ордены вә «Алтын Йолдыз» медале тапшырылган.

Сугыштан соң хәрби хезмәтне дәвам иткән. 1945 елда ул Харьков хәрби-сәяси укуханәсен, 1950 елда В.И.Ленин исемле хәрби-сәяси акдемиясенең ике курсны тәмамлаган. 1953 елдан запаста.

1958 елда Харьков дәүләт университетын тәмамлаган. Свердлау өлкәсенең Краснотурьинск һәм Качканар шәһәрләрендә эшләгән. 1993 елның 7 маенда Төмән шәһәрендә вафат булган.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]