Мөхәммәтзакир Камалов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтзакир Камалов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхәммәтзакир Камалов-Чистави
Туган телдә исем Мөхәммәтзакир Габделваһап улы Габделваһапов
Туган 1804(1804)
Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе, Казан губернасы, Малмыж өязе, Сасна авылы
Үлгән 1893(1893)
Чистай
Милләт татар
Һөнәре имам, шәех

Мөхәммәтзакир Камалов (Чистави), Мөхәммәтзакир Габделваһап улы Габделваһапов[1] (1804, Казан губернасы, Малмыж өязе, Сасна1893 ел, Казан губернасы, Чистай) — күренекле дин белгече, ишан, Нәкышбәндия суфи тәрикатының Чулман-Урал төбәгендәге мөршиде (вәкиле). Күренекле татар язучысы Гаяз Исхакыйның (1878-1954) мәдрәсә мөгаллиме.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1818 елда Казан губернасы Малмыж өязе Сасна авылында туган. Дини белемне Казан өязе мәдрәсәләрендә һәм Бохарада, шулай ук билгеле татар дин белгечләре Габдулла Яхъядан һәм Таҗетдин Габделрәшит әл-Иштирәкидән алган.

1846 елның 17 сентябрендә Чистайның «Нур» мәчетенең имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Үзе имам булган мәчет мәхәлләсендә җәдит мәдрәсәсенә нигез сала (әлеге мәдрәсә аның хөрмәтенә «Камалия мәдрәсәсе» дип йөртелә, билгеле шәкертләреннән берсе — Гаяз Исхакый).

XX гасыр башында Зәйнулла Рәсүлев эшчәнлеге нәтиҗәсендә Чулман - Урал төбәгендә татарлар һәм башкортлар арасында киң таралыш алган Нәкышбәндия тәрикатының төбәктәге күренекле вәкиле (мөршиде) була. Мөхәммәтзакир хәзрәт мөселман гыйлеме өлкәсендәге тирән гыйлемле булуы һәм шәригать күзлегеннән караганда, бер хилафсыз яшәү рәвеше алып баруы белән Казан губернасыннан читтә дә таныла, изге (әүлия) дәрәҗәсендә хөрмәтләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2013 елның августында Чистай зиратындагы каберенә истәлек тактаташы куелган.
  • Чистайның «Әнәс» мәчете башлангычы белән, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарате һәм район башлыгы химаясендә, «Нәкышбәндия-халидия тәрикатының күренекле шәехе Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов исемендәге укулар» (рус. Чтения имени известного шейха тариката Накшбандия-халидия Мухаммадзакира хазрата Камалова) оештырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам на Урале: энциклопедический словарь. М.- Н. Новгород: ИД «Медина», 2009. ISBN 978-5-9756-0054-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 120нче бит.