Мөхәммәтхан Фазлуллин
Мөхәммәтхан Фазлуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган | 2 (14) декабрь 1883 Әрә, Чуел өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 16 февраль 1964 (80 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Зур Кызыл урам, 59, Зур Кызыл урам, Казан[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе![]() |
Һөнәре | галим, мөгаллим, методист |
Эш бирүче | Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты |
Бүләк һәм премияләре | ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940) |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Эш урыны: | Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Фәнни җитәкче: | Василий Богородицкий |
Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин (1883 елның 15 декабре — 1964 елның 3 феврале) — тел белгече, мөгаллим, методист, профессор (1930), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940).
Ул 1883 елның 15 декабрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Тугай авылында туа. Авыл мәдрәсәсендә сабак алгач, 1895 елда Казан шәһәрендәге Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә.
1904—1908 елларда Мамадыш өязенең Тарлау авылындагы рус-татар мәктәбендә укытучы булып эшли. 1911—1919 елларда Мамадыш шәһәрендәге рус-татар мәктәбендә укыта. Ул өяздә татар мәктәпләре оештыру, аларны укытучылар һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү өчен зур хезмәт куя.
Мөхәммәтхан Фазлуллин зур гыйльми һәм фәнни-методик эш алып бара, татар теленең дөресъязуы, пунктуациясе, методикасы мәсьәләләре буенча җитди тикшеренүләр үткәрә: «Дидактика кагыйдәләре» (1920), «Орфография нигезләре» (1930), «Дөрес язу кагыйдәләре» (1930).
Галим татар диалектларын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Ул Татарстанның төрле районнарына диалектологик экспедицияләр оештыра, һәм аларга үзе җитәкчелек итә.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Методическое наследие Мухаметхана Фазлуллина (рус.)
- Милләттәшләр сайты (рус.)
- Теория трудовой школы и гражданского воспитания в педагогическом наследии М. Фазлуллина (рус.)
Кулланылган чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10–11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2008. — бит 351. — ISBN 978-5-7761-1850-0