Мөхәммәтхафиз Морзагалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтхафиз Морзагалиев latin yazuında])


Мөхәммәтхафиз Морзагалиев
Туган 1887
Тургай өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 27 февраль 1938(1938-02-27)
Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре инкыйлабчы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Мөхәммәтхафиз Морзагалиев (1887 ел, Тургай өлкәсе, Россия империясе1938 елның 27 феврале, Алматы, Казакъ ССР, ССРБ) — совет партия һәм дәүләт эшлеклесе, Кыргыз (Казакъ) АССРның Халык комиссарлары советы рәисе (1921—1922).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәтхафиз Морзагалиев жетыру кабиләсенең кердери нәселеннән килеп чыга[1]. Урал губерниясенең Җәмбәйт өязе Караобин волосте Даункөл урочищесында туа[2]. Уральсктагы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Саратов авыл хуҗалыгы училищесына укырга керә. Училищеда революцион көрәшкә кушыла: маевкаларда катнаша, листовкалар тарата.

Училищены тәмамлаганнан соң, 1914—1917 елларда Александров-Гай авылында участок агрономы булып эшли (Яңа Үзи өязе, Самар губернасы).

1917 елда Уральскка кайта, анда яңадан революцион хәрәкәттә катнаша башлый. 1918 елның мартыннан 1919 елның гыйнварына кадәр Уральскида алашординецлар һәм белоказаклар төрмәсендә була. 1919 елдан Россия коммунистик (большевистик) фиркасе (РКП(б)) әгъзасы.

1919 елның сентябрендә милли эшләр буенча комиссия рәисе итеп билгеләнә, Урал өлкә революцион комитеты әгъзасы була.

1920 елның гыйнварында Кыргызстан крае белән идарә итү буенча хәрби-революцион комитет составына кертелә. 25 февральдә Җәмбәйт өяз ревкомы рәисе була. 1930 елның августында Ырынбур-Тургай губернасы гадәттән тыш комиссия рәисе итеп билгеләнә. 1920 елның көзендә Кыргыз АССР төзелү белән республика Эчке эшләр халык комиссариатын җитәкли.

1920 ел ахырында Кыргыз АССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары була.

1921 елның гыйнвар ахырыннан — РКП(б) үзәк комитетының Кыргыз өлкә бюросы җаваплы секретаре, РКП(б) Кыргыз (Казакъ) өлкә комитеты җаваплы секретаре. 1921 елның августында РКП (б) өлкә комитеты пленумы аны Халык комиссарлары советында эшкә туплау өчен партия оешмасы секретаре вазыйфасыннан азат итә.

1921—1922 елларда Кыргыз (Казакъ) АССР Халык комиссарлары советын җитәкли. 1923 елның гыйнварыннан ССРБ милләтләр эшләре буенча Халык комиссариаты каршындагы Кыргыз АССРның тулы вәкаләтле вәкиле. 1926 елдан 1929 елга кадәр-Казакъ АССР финансларының халык комиссары, ә соңрак (1937 елга кадәр) ССРБ халык игенчелек комиссариатының җимеш сатып алулары идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли.

1937 елның августында кулга алына, ә 1938 елның февралендә Алматыда атып үтерелә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Айдарова Х.Г., Кульбаев С.Б., Осипов В.П. Борцы за Советскую власть в Казахстане. — Алма-Ата: Казахстан, 1982. — С. 165-172. — 236 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сырым елі, archived from the original on 2021-07-27, retrieved 2021-07-25 
  2. bibliotekar.kz/chitat-onlain...partija/pervye-sekretari-kiroblbyuro-rkp-b-kirob.html

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]