Эчтәлеккә күчү

Мөхәммәтшакир Казаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтшакир Казаков latin yazuında])
Мөхәммәтшакир Казаков
Туган 8 октябрь 1848(1848-10-08)
Казан, Россия империясе
Үлгән 1932
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Каюм Насыйри урамы, 3[1]
Балалар Мөхәммәтрәхим (1873-1937), Зөләйха (1874-1954), Габделхәмит (1877-1937), Мөхәммәт (1879-?), Бибирәбига (1890-1965)[2]
Ата-ана

Мөхәммәтшакир Казаков (Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗан улы Казаков, 8 октябрь 1848(1848-10-08), Казан, Россия империясе1932, Казан, РСФСР, СССР) — 1 нче гилдия Казан сәүдәгәре. Казанда дүрт (Инҗилчеләр, Мәскәү, 1 нче Аркылы һәм Зәкәр урамнарында) һәм Әстерханда ике (Варваций каналы һәм Котым елгасы яр буе[3] урамнарында) йорт, лавкалар хуҗасы булган. Әстерхандагы таш мәчет төзүгә (хәзерге Әстерхан җәмигъ мәчете) акча иганә иткән (1898). 1907 елда Ә. Хөсәеновтән «Болгар» нумерларын сатып алган. Октябрь инкыйлабыннан соң сәүдәгәрнең бөтен мөлкәте конфискацияләнгән.