Мөхәммәтҗан Казаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтҗан Казаков latin yazuında])
Мөхәммәтҗан Казаков
Туган 1806
Кече Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1890
Казан, Россия империясе
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Каюм Насыйри урамы, 3[1]
Балалар Мөхәммәтшакир Казаков, Мостафа Казаков һәм Мөхәммәтфәез Казаков

Мөхәммәтҗан Казаков (Мөхәммәтҗан Назыйр улы Казаков, 1806, Кече Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе1890, Казан, Россия империясе) — 1 нче гилдия Казан һәм Әстерхан сәүдәгәре, Казанның нәсли шәрәфле ватандашы (1875). Чәй, балык, бакалея, һ.б. таварлар белән сату иткән. Казанның Инҗилчеләр, Екатерина һәм Зәкәр[2] урамнарындагы шәхси йортлар, Печән мәйданындагы табыш йорты, лавкалар хуҗасы булган. Казан шәһәр думасы гласные (1871-1872). Инҗилчеләр урамындагы мәчетне төзүгә акча иганә иткән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Бәдыйгыльҗәмал (1815-1878)

  • улы Мостафа (1837-1882 елдан соң)
    • оныгы Исхак. Хатыны Нәфисә (18??-19??).
      • ерак оныгы Хаҗиморат (1914-1984)
      • ерак оныгы Исмәгыйль,
      • кыз ерак оныгы Флора
      • кыз ерак оныгы Мария
    • оныгы Әхмәтҗан. Хатыны Фәхрибану Апанаева
      • ерак оныгы Хәсән
        • юлыгы[3] Адольф (1932)
        • кыз юлыгы Рәисә
        • кыз юлыгы Валентин
      • кыз ерак оныгы Сания
      • кыз ерак оныгы Хәлидә
      • кыз ерак оныгы Диләрә
    • оныгы Йосыф
    • кыз оныгы Өммегөлсем. Ире Муллаҗан.
    • кыз оныгы Бибиҗәмал. Ире Якуп Чанышев.
  • улы Мөхәммәтфәез (1841-19??)
  • улы Мөхәммәтшакир (1844-1932). Хатыны Бибигазизә (1853-1923).
    • оныгы Мөхәммәтрәхим (1873-1937). Хатыны Өммегөлсем Юнысова.
    • кыз оныгы Зөләйха (1874-1954, Кузлаука). Ире Габдулла Апанаев (1873-1937).
      • кыз ерак оныгы Гайшә (1896-1979). Ирләре Гали Рәхим (1892-1943), Нәҗип Хәлфин (1886-1937)
      • ерак оныгы Якуп, Төркиягә качып киткән.
      • ерак оныгы Муса (1930-елларда вафат)
    • оныгы Габделхәмит (1877-1937). Хатыны Фәхрибану Юнысова.
      • кыз ерак оныгы Әминә. Ире Шәфи Алмас.
      • ерак оныгы Фуат, Франсада яшәгән.
      • кыз ерак оныгы Мәрьям.
    • оныгы Мөхәммәт (1879-?)
      • ерак оныклары Мәхмүт, Мәрьям
    • кыз оныгы Бибирәбига (1890-1965). Ире Газиз Гобәйдуллин (1887-1938).
      • ерак оныгы Сәлмән (1915-?). Хатыны Әминә (1929-2011).
        • юлыгы Эдуард (1939-2015). Хатыны Надежда (1949)
          • кыз торыны[3] Юлия (1977)
  • кызы Гайнехәят (1845-?).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]