Мөхәммәтҗан Сәйдәшев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтҗан Сәйдәшев latin yazuında])
Мөхәммәтҗан Сәйдәшев
Файл:.jpg
Туган телдә исем Мөхәммәтҗан Әхмәтҗан улы Сәйдәшев
Туган 1865(1865)
Казан губернасы, Казан
Үлгән 1914(1914)
Казан
Күмү урыны Маяковски урамы[1]
Яшәгән урын Нариманов урамы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр, меценат
Ата-ана

Мөхәммәтҗан Сәйдәшев, Мөхәммәтҗан Әхмәтҗан улы Сәйдәшев (рус. Сайдашев Мухаметзян Ахметзянович, 1865 ел, Казан губернасы, Казан1914 ел, шунда ук) — Казанның 2нче гильдия сәүдәгәре, эшмәкәр, хәйрияче. «А.Я. Сәйдәшев уллары белән һәм Б. Субаевның Сәүдә-сәнәгать иптәшлеге» ширкәте хуҗасы, «Бәян әл-хак» газетасын оештыручыларның берсе, нәшире һәм мөхәррире, 1907-1912 елларда «Бәян әл-хак» басмаханәсен оештыручы һәм хуҗасы, Казан мөселман хәйрия җәмгыяте идарәсе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1865 елда Казанда сәүдәгәр Әхмәтҗан Яхъя улы Сәйдәшев (1840-1912) гаиләсендә туган. Башта тире сәүдәсе белән шөгыльләнүче «Субаев Б., Борнаев И. Һәм М. Сәйдәшев Сәүдә Йорты» хуҗаларының берсе була. 1894 елның 17 июненнән 500 мең устав капиталы белән ачылган «Казанда А.Я. Сәйдәшев уллары белән һәм Баки Субаевның Сәүдә-сәнәгать иптәшлеге» фирмасы хуҗаларының берсе. Бераздан өлкән Сәйдәшев белән кече Сәйдәшев сәүдә эшләрен (бизнесларын) берләштерәләр.

1906 елның 31 мартында Сәйдәшевлар милли буржуазиянең салмак канаты мәнфәгатьләрен кайгыртучы, татар телендә атнага 2-3 (1912 елдан көн дә) чыгучы «Бәян әл-хак» (хакны бәян итү, дөресен сөйләү) газетасы нәшер итә башлыйлар. 1914 елның 6 апреленә кадәр газетаның 1 307 саны чыга. Соңгы мөхәррире — Ш. Иманаев була.

1906 елда М. Сәйдәшев «Бәян әл-хак» газетасын бастыру өчен Казанда «Бәян әл-хак» басмаханәсен ача. Моның өчен Сул як Болак (Комсомол, хәзерге Мәрҗани) урамы, 46нчы йорт адресы буенча урнашкан ике катлы кирпеч йортның беренче катын йорт хуҗабикәсе баронесса фон Симолиннан арендага ала. 1907 елдан әлеге басмаханә татар китапларын бастыруга заказлар кабул итә башлый. 1912 елга кадәр басмаханәдә гомуми тиражы 220 100 булган 75 китап һәм басма (әдәби һәм дини китаплар, вәгазьләр, календарьлар, реклама проспектлары) басыла.

Сәүдәгәр Сәйдәшевләр иганәче һәм хәйрияче буларак, Казанда мәчетләр һәм мәдрәсәләр (шул исәптән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе) төзелешенә зур акчалар кертәләр. М. Сәйдәшев Казан мөселман хәйрия җәмгыятенең әгъзасы булып тора.

1880 елда архитектор П.И. Романов тарафыннан Зур Мещан (хәзерге Нариманов) урамында кирпечтән төзелгән ике катлы йортларында («Сәйдәшевләр утары») яши.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «БӘЯНЕЛХАК» // Әдәби сүзлек. К.: ТКН, 2001, 399нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]