Мөхәммәтҗан Танышбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтҗан Танышбаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхәмәтҗан Танышбаев
Tynyshpayev M.jpg
Туган 12 май 1879(1879-05-12)
Липсе өязе, Җидесу өлкәсе, Рәсәй империясе
Үлгән 21 ноябрь 1937(1937-11-21) (58 яшь)
Ташкәнт, ҮзССР, ССРБ
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Верный ирләр һимназиясе[d] һәм Питырбур дәүләт элемтә юллары университеты[d]
Һөнәре журналист, сәясәтче, мөһәндис

Commons-logo.svg Мөхәмәтҗан Танышбаев Викиҗыентыкта

Мөхәммәтҗан Танышбай улы Танышбаев (каз. Muhametjan Tynyshbaıuly, 1879-1937) — күренекле казакъ сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терлекче гаиләсендә туган. Петербургский транспорт мөһәндисләре институтын (1906) тәмамлаган. Урта Азия тимер юлында бүлек башлыгы. Кадет фиркасе әгъзасы, II Дәүләт Думасы депутаты. 1916 да Казакъстандагы күтәрелеш катнашучысы буларак кулга алынган. 1917 дә Җидесу өлкәсе кәмисәре. Мөхтәри Төркистанның Вакытлы хөкүмәтендә беренче премьер-министр һәм эчке эшләр министры, Алаш фиркасенең өлкә комитеты рәисе. 1918 нең гыйнварында хөкүмәттән киткән. 1919 да шура хакимияте ягына күчкән. 1926 га хәтле Төркистан АССР хуҗалык халык кәмисәрлегендә эшләгән. Төрксиб төзелешендә мөһәндис булып эшләгән. 1930 да Воронежга сөрелгән. 1937 ноябрендә кулга алынган һәм атып үтерелгән. 1979 да акланган.