Мөхәммәт-Хәнәфия Батыршин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт-Хәнәфия Батыршин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхәммәт-Хәнәфия Батыршин
Туган телдә исем Мөхәммәт-Хәнәфия Әлүк улы Батыршин
Туган 27 июнь 1833(1833-06-27)
РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Аллагуат
Үлгән 5 ноябрь 1912(1912-11-05) (79 яшь)
РИ, Төркестан крае, Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Әлма-матер Беренче Казан ирләр гимназиясе
Һөнәре табиб
Ата-ана
  • Әлүк Батыршин (1744-?), штабс-капитан (әти)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены

Мөхәммәт-Хәнәфия Батыршин, Мөхәммәт-Хәнәфия Әлүк улы Батыршин (рус. Мухамед-Ханафия (Мухаметкунафия) Алюкович Батыршин, 1833 елның 27 июне, Русия империясе, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Аллагуат1912 елның 5 ноябре, Төркестан крае, Ташкәнт) — Ташкәнт шәһәренең беренче шәһәр табибы. 1887 елдан дәүләт киңәшчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1833 елның 27 июнендә Русия империясе Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Аллагуат авылында (хәзерге БР Салават шәһәре территориясе) татар асылзатлары гаиләсендә туган. Әтисе Әлүк Батыршин (1744 елгы), 26нчы егерь полкының отставкадагы штабс-капитаны[1], уллары Мөхәммәт-Хәнәфия (1833), Ибраһим (1836), Искәндәр[2], Сөләйман, Байгилде белән Ырынбур губернасының дворяннар шәҗәрәсе китабының 2нче бүлегенә кертелгән[3][4]. М.-Х. Батыршин Беренче Казан ирләр гимназиясен (1852), лекарь дәрәҗәсендә (укып бетергәч, 6 ел мәҗбүри эшләү шарты белән) Казан император университетының медицина факультетын (1857) тәмамлый. 1857 елның декабрендә Русия империясе хәрби ведомствосының медицина департаменты фәрманы белән Башкорт-мишәр гаскәренең титуляр советник чинындагы штаттан тыш табибы итеп билгеләнә, 1860 елдан коллежский асессор чинындагы штатта торучы табибы. 1858-1859 елларда Русия империясе хәрби ведомствосының Хива һәм Бохара ханлыкларындагы миссиясе (җитәкчесе полковник Игнатьев) составында була. 1864 елдан надворный советник чинында.

Ташкәнт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1868 елда Төркестан генерал-губернаторлыгына өяз табибы хезмәтенә күчерелә. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында әлеге төбәктә заманча медицина учреждениеләре ачылып, эшләрен башлап җибәрүгә карамастан, Төркестанның җирле халкы Көнчыгыш тыйб традицияләре белән дәвалаучы табибларга мөрәҗәгать итүен дәвам итә әле. Җирле халыкның Русиядән килгән табибларга мөрәҗәгать итмәвенең бер сәбәбе булып, рус табибларының җирле телләрне белмәве һәм тәрҗемәчеләрнең булмавы булса, икенче сәбәп булып, дини аермалыклар тора. 1869 елда шуларны исәпкә алып, Баш хәрби-медицина идарәсе М.-Х. Батыршинны Ташкәнтның беренче шәһәр табибы итеп билгели. 1867 елда кабул ителгән «Төркестан крае белән идарә итү турындагы Нигезләмә» буенча, шәһәр табибы медик-санитар һәм ветеринар-санитар өлкәләр өчен җавап бирә. Ташкәнтның медицина персоналы бер табибтан һәм бер кендек әбисеннән торган. М.-Х. Батыршин кендек әбисе урынына ике фельдшер штаты булдыра, аларның берсе даими рәвештә Ташкәнт төрмәсе хастаханәсендә эшли. Җирле халык арасыннан дүрт кешене чәчәк авыруыннан прививка ясау өчен яллаган. М.-Х. Батыршин җирле халыкка прививка ясатуның файдасын төшендерә алган, аның тырышлыгы белән, Ташкәнтта 1875 елда 1 мең кешегә, 1876 елда 766, 1877 елда 1 468, 1883 елда 1 239 кешегә прививка ясатуга ирешелгән. Яңа туган балаларга прививка ясау 2,25 яңа туган балага : 1 привика ясаткан бала мөнәсәбәтендә булган. Беренче чорда, прививка кулдан кулга күчереп ясалса, 1877 елда бозаулардан алынган лимфа белән ясала башлаган. Барлык Төркестан краен привика белән тәэмин итү өчен, башта шәһәр казнасы, соңрак земство казнасы исәбенә «Төркестан чәчәк бюросы» исеме астында бозау абзары тотарга туры килгән.

Табибның көндәлек гамәли вазифасыннан тыш, М.-Х. Батыршин йогышлы авырулар (1866 һәм 1871-1872 еллардагы ваба эпидемиясе) өлкәсендә тикшеренүләр үткәргән. Төркестан вакытлы матбугаты аша йогышлы авыруларны булдырмый калу чараларын аңлаткан.

1887 елдан статский советник чинында. Үзенең соравы буенча, шәһәр табибы вазифасыннан 1893 елның 12 октябрендә, төрмә табибы вазифасыннан 1897 елда отставкага китә[5]. 1912 елның 5 ноябрендә вафат була.

«Туркестанские ведомости», 1912 ел, 7 ноябрь некрологы::

«Будучи магометанином, Батыршин скоро завоевал симпатию туземного населения и приобрел большую практику. По его словам, ему приходилось спать не более 5 часов в сутки. В течение 40 лет Батыршин служил на пользу населения, и смерть его, совпавшая с магометанским праздником, привлекла широкое внимание туземцев»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2 дәрәҗә Изге Станислав ордены
  • 3 дәрәҗә Изге Станислав ордены
  • 3 дәрәҗә Изге Анна ордены

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А. И. Добромыслов. Ташкент в прошлом и настоящем. Исторический очерк. Ташкент, 1912.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]