Мөхәммәт Абдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Абдуллин latin yazuında])
Мөхәммәт Абдуллин
Туган телдә исем Абдуллин Мөхәммәт Сәләхетдин улы
Туган 1888(1888)
Ырынбур губернасы Орск өязе Үрген авылы
Үлгән 1936
Югары Муйнак, Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Күмү урыны Зиянчура районы Югары Муйнак авылы
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Хөсәения мәдрәсәсе
Һөнәре педагог
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы

Абдуллин Мөхәммәт Сәләхетдин улы (1888 — 1936) — хәрби һәм дәүләт эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәт Сәләхетдин улы Абдуллин 1888 елда Ырынбур губернасы Орск өязе Үрген авылында (хәз.Башкорт Үргене авылында) туган. Атасы Сәләхетдин Абдуллин күренекле дин әһеле — ахун булган, Каргалы мәдрәсәләренең берсендә белем алган[1]. Башта атасында, аннан Яңа Чебенле авылы мәдрәсәсендә укыган. Укуын Ырымбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иткән. Аннары өйләнеп туган авылында яшәгән, иген үстергән, мал, шул исәптән дөя асраган.

1914 елда Беренче дөнья сугышы башлангач, фронтка алына. Кавказда Германиянең союздашы Госман империясенә каршы хәрби хәрәкәтләр алып барган армия составында сугыша, алышларның берсендә әсирлеккә эләгә. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Тынычлык турында килешү төзелеп, әсирләр белән алмашу булгач, 1918 елның җәй башларында туган ягына кайта.

Башкортстан мөхтәрияте өчен Башкорт милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла һәм Башкорт гаскәре штабына комендант ротасы командиры итеп билгеләнә.

1919 елның 20-21 февралендә Темәс авылында үткән I Бөтен Башкорт хәрби съездына делегат була, биредә Башкорт гаскәрләренең Советлар ягына күчүен һәм РСФСР составында автономияле Башкорт Совет республикасы игълан итүен хуплаган карарлар кабул ителә.

1919 елның мартында Башкортстан АССР оештырылганнан соң, бераз вакыт Стәрлетамакта эшли, аннары Тук Чуран кантоны революцион комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана, РКП(б) партиясе сафына керә. Аннары Үсәргән кантонының хәрби комиссары була.

1920-1921 еллардагы Башкортостандагы ачлык чорында, Үсәргән кантонында ачларга ярдәм күрсәтү комитеты рәисе була. 1922 елның 7 мартында Мөхәммәт Абдулинның республика җитәкчелегенә хәлне аңлатып һәм ярдәм сорап язган хат сакланган, аннан бер өзек:

“120 мең халкы булган Үсәргән кантонында коточкыч хәл, аерым авылларда халыкның яртысы үлеп беткән. Кешеләр ни бары төелгән үлән яки тирмәндә тарттырылган мал сөяге һәм агач оны белән генә туклана. Күп авылларда этләр һәм мәчеләр ашалып беткән. 61 ашханагә җибәрелгән азык 3870 кешегә генә исәпләнгән. Аларның саны, һич югында, 12 мең кешегә җиткерелеп арттырылырга тиеш. Комитет рәисе: Абдуллин. Сәркатиб: Степанов".

1922 елдан соң, туган авылына кайтып, үз хуҗалыгына тотына.

1927 елның көзендә Җылаер сал агызу конторасы начальнигы, ә 1928 елның җәендә Җылаер кантонының хәрби комиссары итеп билгеләнә. 1930 елдан Хәйбулла районы Саклык кассасы мөдире булып эшли.

Репрессияләр башлангач, 1932 елның җәендә гаиләсе белән Үзбәкстанга күченә, бер совхозның баш бухгалтеры була. 1935 елда кире туган авылына әйләнеп кайта. Зиянчура районы Муйнак авыл Советы секретаре итеп билгеләнә.

1936 елның мартында вафат була. Югары Муйнак авылы зиратына җирләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Солтанбаев Юлай.. Яшь буын олуг шәхесләрне белеп үссен. Башҡортостан. әлеге чыганактан 2019-10-20 архивланды. 2019-10-19 тикшерелгән.